Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аларның исемнәре онытылмас

30 октябрьдә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә, ә аның алдыннан районның 29 кешесенә азык-төлекләр салынган пакетлар тапшырылды.

Алар мондый игътибарга бик тә лаек: башкалар кебек үк, алар да тоталитар режим елларында нахакка рәнҗетелгән. Ул хәтәр һәм шомлы елларда репрессия җиле бик күп гаиләләргә кагыла, илдә күп еллар буе куркыныч киеренкелек хөкем сөргән. Ялгыш әйткән бер сүз өчен генә дә бик күп кеше "халык дошманы"на әйләнгән, аларны Себергә сөргәннәр, атып үтергәннәр яки төрмәләргә утыртканнар. Шөкер, еллар үтү белән гаделлек кире кайтарылды, гаепсез кешеләрнең исемнәре акланды. Шулай да, үткәннәрне искә алганда, аеруча үзәк китапханә каршында куелган обелиск яныннан үткәндә, йөрәк сыкрап куя. Обелисктагы атып үтерелгән якташларыбызның исем-фамилиясен тыныч кына уку мөмкин түгел. Аларның исемнәре беркайчан онытылмас.
Бүген традиция буенча, биредә сәяси репрессия корбаннарын искә алу уңаеннан митинг үткәреләчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X