Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аларның исеме онытылмас

Күптән килгән традиция буенча, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары хөрмәтенә куелган һәйкәлне тәртипкә китерү өчен "Спас" шәхси сак агентлыгы хезмәткәрләре Ширбәт авылына бардылар. Бүгенге көндә бу авылда бер генә гаилә яши. Ә кайчандыр авыл зур булган, аннан фронтка күп кеше, шул исәптән Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Павел...

Күптән килгән традиция буенча, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары хөрмәтенә куелган һәйкәлне тәртипкә китерү өчен "Спас" шәхси сак агентлыгы хезмәткәрләре Ширбәт авылына бардылар.
Бүгенге көндә бу авылда бер генә гаилә яши. Ә кайчандыр авыл зур булган, аннан фронтка күп кеше, шул исәптән Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Павел Гурьянов та киткән. Һәлак булган якташлары истәлегенә кайчандыр авылдашлары куйган һәйкәлгә хәзер сак агентлыгы хезмәткәрләре шефлык итә. Быел да алар һәйкәлне агартып, буяп, рәшәткәләрен яңарттылар һәм веноклар салдылар.
"Спас" сак агентлыгы җитәкчесе Александр Клещев билгеләп үтүенчә, алар киләчәктә һәлак булучылар исемнәре язылган такталарны яңага алыштырырга, ә мөмкинлек чыкса - һәйкәлне дә яңартырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев