Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алар сугыш турында сөйли

Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музеенда бүгенге көндә безнең районның Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сөйләүче биш йөздән артык фоторәсем бар. Район хәрби комиссариаты җитәкчесе Илһам Мидхәтов билгеләп үткәнчә, бәяләп бетергесез бу коллекциягә районның туган якны өйрәнү музеенда һәм кайбер мәктәп музейларында сакланган фоторәсемнәр кергән. Монда гаилә архивларыннан алынган...

Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музеенда бүгенге көндә безнең районның Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сөйләүче биш йөздән артык фоторәсем бар.
Район хәрби комиссариаты җитәкчесе Илһам Мидхәтов билгеләп үткәнчә, бәяләп бетергесез бу коллекциягә районның туган якны өйрәнү музеенда һәм кайбер мәктәп музейларында сакланган фоторәсемнәр кергән. Монда гаилә архивларыннан алынган фотолар да, заманча профессиональ рәсемнәр дә җитәрлек һәм аларның барысын да бер идея - халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын ачып бирү теләге берләштерә.
Виртуаль музей Татарстан Республикасы хакимияте инициативасы белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Ватан сакчыларының истәлеген мәңгеләштерү, яшьләр һәм укучылар арасында патриотлык хисләре тәрбияләү, экстремизм һәм фашистлык күренешләренә каршы тору максатында оештырылган. Бу мөһим эш республиканың төп музее һәм Татарстанның барлык музейлары өчен фәнни-методик үзәк булган ТР Милли музеена йөкләнде. Эшләрнең координаторы булып Мәдәният министрлыгы тора.
Интернет музее төрле мәгълүматны эченә алган берничә бүлектән тора. Алар арасында "Книга памяти", "Мой семейный архив", "Страница славы", "Музеи Республики Татарстан о Великой Отечественной войне" һәм башка бик күп бүлекләр бар. Фоторәсемнәр дә аерым бүлеккә берләштерелгән, ул көн саен яңа материаллар белән тулыландырыла. Фашизмга каршы көрәшкән туганнарының фоторәсемнәре сакланган һәр кеше аларны район хәрби комиссариатына китерә ала.
Бүлекләрнең эчтәлеге белән http://tatfrontu.ru сайтында танышырга мөмкин (Спас районы буенча фотоальбом).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев