Яңа тормыш

Спас районы

Рус Тат
Яңалыклар

Алар батырлыгы онытылмас

Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар бу илдән совет гаскәрләрен чыгарган көнне, традиция буенча, һәлак булган якташлары һәйкәленә веноклар куйдылар һәм аларны искә алдылар. Биредә, сугышчан дуслары истәлегенә үткән ел "әфганлылар" үз көчләре белән төзегән һәйкәл янында, митинг булды. Митингны ачып, районның хәрби комиссары Илһам Мидхәтов Ватан алдында торган бурычларын намус белән...

Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар бу илдән совет гаскәрләрен чыгарган көнне, традиция буенча, һәлак булган якташлары һәйкәленә веноклар куйдылар һәм аларны искә алдылар.

Биредә, сугышчан дуслары истәлегенә үткән ел "әфганлылар" үз көчләре белән төзегән һәйкәл янында, митинг булды. Митингны ачып, районның хәрби комиссары Илһам Мидхәтов Ватан алдында торган бурычларын намус белән үтәүләре өчен элеккеге солдатларга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук аларга Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодинның олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әфганстанда барган сугышларда безнең 107 якташыбыз катнашты, шуларның уникесе инде безнең арада юк. Куралово авылыннан Александр Корчагин, Бураководан Сергей Пантелеев, Болгардан Марат Мингалиев, Татар Такталыдан Әнәс Зәйдуллин, Кимнан Сергей Рубцов, Гусихадан Николай Сорокин Әфганстан җирендә бигрәк яшьли һәлак булдылар. Аларның барысына да үзләре укыган мәктәпләрдә истәлек такталары куелган, ә Гусихада якташларына һәйкәл дә эшләп куйганнар.
"Боевое братство России" җирле бүлеге җитәкчесе Ренат Шәрипов билгеләп үткәнчә, һәйкәл ачу шәһәр өчен зур вакыйга булды. Хәзер бергә җыелу, патриотик акцияләр үткәрү өчен менә дигән урын бар. Митингта үз вакытында безнең район егетләреннән беренче булып әфган җиренә эләккән Сергей Терентьев, Чечняда хезмәт иткән Алексей Костин чыгыш ясады. Сергий атакай (Карпухин) һәм имам-мөхтәсиб Фәрһад хәзрәт дога кылдылар.
Митингта бер төркем активистларга "Боевое братство России" медальләре тапшырылды: Илһам Мидхәтов белән Сергей Гришинга - "Во славу русского оружия", Алексей Костин, Борис Хисаметдинов белән Сергей Карпухинга «Ветеран боевых действий на Кавказе» һәм Фәрһат Низамовка - "Ветеран боевых действий", Игорь Калуков, Николай Аваргин, Виктор Мурычев, Александр Кукушкин һәм Сергей Тверсковка - "Снискавший славу за пределами Отечества".
Рәсемдә: һәйкәлгә венок салу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: митинг