Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ачык тыңлаулар үтәчәк

Ачык тыңлауларда катнашучыларга районның 2015 елга район бюджеты проектын тикшерү тәкъдим ителә. Ул агымдагы елның 26 ноябрендә район Советының актлар залында үтәчәк. Башлана 14 сәгатьтә. Район бюджеты проекты белән Спас муниципаль районының http://spasskiy.tatarstan.ru/ рәсми сайтында танышырга мөмкин. Бурычлыларга - кырыс чаралар Район прокуратурасы үткәргән ведомствоара киңәшмәсендә ресурслар белән тәэмин итү...

Ачык тыңлауларда катнашучыларга районның 2015 елга район бюджеты проектын тикшерү тәкъдим ителә.
Ул агымдагы елның 26 ноябрендә район Советының актлар залында үтәчәк. Башлана 14 сәгатьтә.
Район бюджеты проекты белән Спас муниципаль районының http://spasskiy.tatarstan.ru/ рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Бурычлыларга - кырыс чаралар
Район прокуратурасы үткәргән ведомствоара киңәшмәсендә ресурслар белән тәэмин итү оешмалары алдында халыкның бурычларын киметү проблемасын хәл итү мәсьәләсе тикшерелде.
Энергетика, газ тармаклары, торак милекчеләре ширкате, суд приставлары хезмәте вәкилләре үз тармакларында түләүләрнең ничек башкарылуы белән таныштырып үттеләр. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча челтәрләргә рөхсәт ителмәгән тоташуларны контрольдә тотуны, түләүләрне җыю буенча эшне көчәйтү, хәлне яхшы якка үзгәртү өчен чаралар кабул итү, түләүләр буенча хәлне яхшырту өчен бердәм механизм эшләргә кирәклеге турында карар кабул ителде. Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган абонентларга бу турыда хәбәр җибәрергә, кирәге чыкса - бурычлары күп булган абонентларны энергоресурслар белән тәэмин итүдән туктатырга киңәш бирелде.
Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин катнашты.
Юлларыгыз имин булсын
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 19 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган тематик атна үткәрәләр.
Бу акциядә берничә мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнаша, дәүләт инспекторлары анда төрле чаралар үткәрәләр. Чараларда балалар гына түгел, ата-аналар да катнаша.
Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көнендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары һәм Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре катнашында традицион акция үткәрү күздә тотыла. Укучылар машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүне киметүгә багышланган тематик листовкалар таратачак.
Авиаһәлакәт корбаннары истәлегенә
Узган җомга һәм дүшәмбе көнне шәһәр мәчетендә һәм музей-тыюлыкның Ак мәчетендә бер ел элек Казан аэропортында булган авиаһәлакәттә һәлак булучыларны искә алдылар.
Бу фаҗигадә 50 пассажирның гомере өзелде, алар арасында балалар да бар иде. Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр һәм Руслан хәзрәт Фәрхетдинов мондый фаҗигаләр кабатланмасын дип дога кылдылар, һәлак булучыларның якыннарына һәм туганнарына сабырлык теләделәр.
Эштә ярдәм итәчәк
Болгар музей-тыюлык хезмәткәрләре "Музей проекты: оештыру һәм алга җибәрү технологиясе" дигән семинар-тренингта катнаштылар.
Казанның социаль, мәдәни тармак һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һәм һөнәри белем бирү институтында үткән чарада республиканың утыздан артык музей хезмәткәре катнашты. Мәскәүнең Музейларны үстерү үзәге белгечләре лекцияләр укыдылар һәм мастер-класслар үткәрделәр. Белемнәрне ныгыту максатында һәр катнашучыга нинди дә булса музей проектын эшләргә тәкъдим ителде. Бу биремне заповедник хезмәткәрләре Гөлнара Бирюкова һәм Нәргизә Сафиуллина уңышлы башкарып чыктылар.
Җиңүләр алда әле!
Безнең тармак технологияләре техникумыннан бер төркем укучы "Автосессия-2014" студент-автомобильчеләр республика конкурсында катнашкан өчен дипломга ия булдылар.
Лилия Әхмәдышева җитәкчелегендә Константин Муханов, Наил Абдрахманов, Екатерина Шефова, Павел Май конкурс барышында үзләренең визит карточкасын күрсәттеләр, юл йөрү кагыйдәләрен белүләре һәм машина йөртү буенча имтихан тапшырдылар. Призерлар исемлегенә керә алмасалар да, мондый чараларда катнашып тупланган тәҗрибә киләчәктә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев