Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

600 тонна сөт тапшырганнар

Агымдагы елның алты ае эчендә Иске Рәҗәп халкы сөт җыючыларга 600 тонна сөт тапшырган, бу узган елгы күрсәткечтән күпкә артыграк. Моңа шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш санын арттыру аркасында ирешелде. Шәхси секторда бүгенге көндә 360 баш савым сыер исәпләнә. Көн саен сөт җыючыларга 3 тоннадан артык сөт сатыла. Мәсәлән, Зөлфия Хәбибуллина,...

Агымдагы елның алты ае эчендә Иске Рәҗәп халкы сөт җыючыларга 600 тонна сөт тапшырган, бу узган елгы күрсәткечтән күпкә артыграк.
Моңа шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш санын арттыру аркасында ирешелде. Шәхси секторда бүгенге көндә 360 баш савым сыер исәпләнә. Көн саен сөт җыючыларга 3 тоннадан артык сөт сатыла. Мәсәлән, Зөлфия Хәбибуллина, Ринат Шәйдуллин, Малик Галиев һәм башкалар көн саен 60 литрдан артык сөт тапшырып, шактый күләмдә керем алалар.
Җәй мул сөт чоры гына түгел, печән хәзерләү вакыты да. Печәнне авыл халкы табигый болыннардан, урман аланнарыннан, башка җирләрдән дә чаба. Дөрес, быел җәй коры килгәнлектән, үлән әйбәт түгел, шуңа күрә күпләр читтән төргәкле печән сатып алырга мәҗбүр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев