Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

6 декабрьдән “Яңа тормыш”ка очсызрак бәядән язылырга мөмкин

Арзанрак бәядән газетага язылу ункөнлеге 6 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Райондагы соңгы яңалыкларны каян белеп була? Билгеле инде, район газетасыннан! “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасы район тормышын даими яктыртып тора.

Газетага язылып өлгермәүчеләргә ашыгырга кирәк. 6 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр даими басмаларга язылуның льготалы ункөнлеге игълан ителә. Бу чорда район газетасына язылу бәясе дә сизелерлек кими. Мәсәлән, почта бүлегендә “Новая жизнь” (“Яңа тормыш” газетасына ярты елга язылу бәясе 735 сум 96 тиен тәшкил итәчәк. Ә редакциягә килеп язылучылар өчен бу бәя 500 сум була. Тик бу очракта газетаны редакциянең үзеннән килеп алырга кирәк булачак.

Моннан тыш, шәһәрдә берничә альтернатив пункт эшли. Альтернатив язылучылар газеталарын шәһәрдәге беренче мәктәптән, Спас тармак технологияләре техникумыннан килеп алырга мөмкин.

Шулай ук газетаның яңа саннары шәхси эшмәкәр Якимовның “Вера”, “Куз<мич”, “Теремок” кибетләрендә сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев