Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Зур эшләр башкардылар

Төзелеш тармагы эшчеләре өчен үткән ел уңышлы килде: яңа объектлар төзелде һәм реконструкция ясалды, асфальт юллар салынды, коммуникацияләр сузылды. Федераль, республика һәм муниципаль программалар буенча миллиард сумга якын эш башкарылды.

Валерий Осокин,

район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары.

Торак төзелеше - безнең төп бурычларның берсе, дип басым ясады Валерий Осокин. Үткән ел Болгар авылыннан 33 гаилә өй туйлары үткәрделәр, үзләренең иске йортыларыннан "Яңарыш" программасы буенча Приволжскида төзелгән әйбәт йортларга күчтеләр. Район халкы төзелеш эшләрен актив алып барды, барлыгы 3639 квадрат метр мәйданда 41 торак йорт һәм янкорма ( 2000 квадрат метрдан артык) төзелгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан биш кеше яңа фатир бирелгән, Иске Рәҗәп һәм Аграмак авылларында участок полициясе торак белән тәэмин ителгән.

Торак-коммуналь хуҗалыгы буенча да шактый эшләр башкарылган. Шәһәрдәге Профсоюз тыкрыгының 1нче һәм 3нче йортларында, ЖКХны реформалауда ярдәм итү йөзеннән, федераль программа буенча капиталь ремонт эшләре башкарылды. Дзержинский урамындагы 2нче йорттагы 18 фатирга аерым газ казаннары урнаштырылды. "Чиста су" республика программасын тормышка ашыру өчен 10 миллион сум акча тотылган, акчаның бер өлеше шәһәрдәге су үткәрү системасын төзү өчен булган бурычларны түләүгә китә. Өчкүл авылында шулай ук 1,7 километр су торбасы салынган. Шәһәр мунчасы төзелешенә 11 миллион сумнан артык акча киткән.

Үткән ел районның социаль сферасы да сизелерлек үзгәрде. Республика программасы буенча Никольск, Кузнечиха һәм Ким авыллары мәктәпләрендә 26,2 миллион сумга якын эш башкарылган, дүрт балалар бакчасына газ кертелгән. Шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә өстәмә ремонт үткәрелде һәм мәктәпләрдә җылы туалетлар эшләү өчен 3 миллион сумнан артык акча тотылган. "Уңайлы шартлар" программасын тормышка ашыру буенча да шактый эшләр башкарылган.

Район хастаханәсенең керә торган тышкы ишек ягы уңайлы итеп эшләнде, Куралово авылында амбулатория капиталь ремонтланды, Урта Йорткүлдә яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде, тагын унысында эш һәм авыруларга хезмәт күрсәтү шартлары яхшырды.

Төзүчеләр тырышлыгы аркасында мәдәни-спорт тормышы да җанлана. Мәсәлән, Полянка авылында үткән ел 200 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк файдалануга тапшырылды, ул 10,5 миллион сумга төште. Район Мәдәният йортында реконструкция эшләре дәвам итте. "Олимп" спорт комплексы янында заманча спорт мәйданы төзелде. Федераль программа буенча тренажер залы белән бергә йөзү бассейны төзи башладылар.

Чәчәкле, Полянка, Танкеевка, Урта Йорткүл авылларына яңа элемтә юллары эшләүгә 5 миллион сумга якын акча тотылды. Энергетиклар һәм юл төзүчеләр дә шактый эшләр башкардылар. Электр белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләүгә 270 миллион сумга якын акча тотылды. Йолдыз, Тукай, Үрнәк, Чәчәкле һәм Татар Такталы авылларына һәм автотрассаны тотуга барлыгы 350 миллион сумга якын акча сарыф ителде.

Агымдагы елда да төзелеш оешмалары алдында зур бурычлар тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Торак төзелеше инфраструктура үсеше Тораккоммуналь хуҗалыгы