Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Тарихи һәйкәлләр – игътибар үзәгендә

РФ Административ хокук бозулар кодексының федераль әһәмияткә ия булган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм куллануга кагылган 7.13 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Редакциягә Спас районы прокурор ярдәмчесе Айрат Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, яңалыклар агымдагы елның 7 августыннан үз көченә керә. Безнең район һәм шәһәр территориясендә дә мәдәни-тарихи ядкарьләр байтак, аерым алганда -...

РФ Административ хокук бозулар кодексының федераль әһәмияткә ия булган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм куллануга кагылган 7.13 маддәсенә үзгәрешләр кертелде.
Редакциягә Спас районы прокурор ярдәмчесе Айрат Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, яңалыклар агымдагы елның 7 августыннан үз көченә керә. Безнең район һәм шәһәр территориясендә дә мәдәни-тарихи ядкарьләр байтак, аерым алганда - музей-тыюлык. Аның статусы буенча, составына кергән территорияләрне һәм объектларны махсус саклау һәм файдалану режимнары күздә тотыла.
Мәсәлән, махсус саклана торган җирләрдә физик, юридик һәм җитәкче затларның кайбер гамәлләре тыелган. Территориядә теләсә нинди коммерция эшчәнлеген башкару, җир участокларын җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчалары өчен бүлеп бирү, автотранспорт кую, терлекләр йөртү, яңа төзелешләр алып бару (производство-техника, сәламәтләндерү объектлары, турбазалар, ял йортлары, кунакханәләр төзү), шулай ук тарихи һәйкәлләрне үзгәртү белән бәйле реконструкция, тарихи кыйммәткә ия булган корылмаларны туздыру һәм башка гамәлләр тыелган.
Бу таләпләр "Мәдәни мирас объектлары турында"гы 73нче Федераль закон, шулай ук музей урнашкан территориянең район, шәһәр, җирлек башлыгы карарлары нигезендә регламентлана. Куелган таләпләрне бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча штраф салына. Физик затларга - унбиш мең сумнан алып ике йөз мең сумга, урындагы затларга - егерме меңнән алып дүрт йөз мең сумга, юридик затларга ике йөз мең сумнан алып биш миллион сумга кадәр штраф бирелергә мөмкин.
Элгәре штрафларның суммасы физик затлар өчен - бер мең сумнан алып мең ярымга, урындагы кешеләр өчен - ике мең сумнан өч меңгә, юридик затлар өчен егерме мең сумнан алып утыз мең сумга кадәр тәшкил итте.
Шулай ук мәдәни мирас объектларын юкка чыгарган яки зарарлаган һәм мәдәни мирас билгеләре булган корылма табылган очракта эшләрне туктатып тормаган өчен административ җәза бирелә.
Музей-тыюлыкта булган һәр кешегә билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Әгәр кем дә булса мәдәни объектларга карата вәхшилек актларына шаһит булса, кичекмәстән бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Тәртип бозучылар җәзасыз калырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев