Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Дөрес юлга да басып була бит

Бүгенге көндә җинаятьләр башкару инспекциясендә җинаятьләр кылып, җәмгыятьтән изоляцияләнми генә җәзага тартылган кырыктан артык кеше исәптә тора.

Җинаятьләр башкару инспекциясе җитәкчесе вазифасын башкаручы Сергей Выборнов хәбәр итүенчә, аларның күпчелеге шартлы рәвештә, ә өч кеше - мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. Җәзага тартылучыларның берсе әле балигъ булмаган. Аларның барысына да җәзаны иректән мәхрүм ителмичә генә үтү мөмкинлеге бирелгән. Ирекле тормышта яшәп, һәрберсе үзенең элеккеге хаталары һәм аларны төзәтү турында уйланырга тиеш. Суд җәзага тартылучыларга аерым бурычлар йөкли һәм сынау вакытына мәҗбүри үтәлергә тиешле чикләүләр һәм тыюлар кертә.
Шуңа карамастан, кайберәүләр үзләре өчен тиешле нәтиҗәләр ясамыйча, өсләренә йөкләнгән бурычларны үтәмиләр, җәзаны башкару тәртибен һәм шартларын бозалар һәм төзәлү юлына басмыйлар. Андый тәртип бозучыларга карата йөкләнгән бурычларны катгыйландыру, сынау срогын арттыру һәм иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирү турында эш хәзерләп, судка тапшыралар.
Быел, мәсәлән, җинаятьләр башкару инспекциясе тәкъдиме буенча алты хөкем ителүченең сынау срогы арттырылды, өч кешегә өстәмә вазифалар йөкләнде, ә берәүнең шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителүе реаль иректән мәхрүм итү белән алыштырылды.
Шулай итеп, Болгарда яшәүче, моңа кадәр дә хөкем ителгән С. Чиркова узган елның март аенда РФ ҖК 111 маддәсе 1 өлеше буенча белеп торып кеше сәламәтлегенә зыян китергән өчен 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ике ел ярымга иректән мәхрүм ителгән иде. Бу дәвердә ул үзенә йөкләнгән бурычларны бөтенләй үтәмәгән. Шуңа күрә суд җинаятьләр башкару инспекциясе тәкъдиме буенча агымдагы елның май аенда аның шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителү җәзасын гомуми режимдагы колониядә ике ел да алты ай срок белән алыштырды. Шулай итеп, төзәлү юлына басырга бирелгән мөмкинлектән файдаланмыйча, ул төрмә рәшәткәсе артына эләкте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев