Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

“Башкарасы эшләр күп әле...”

Инде хәбәр ителгәнчә, узган пәнҗешәмбе көнне булган район Советы утырышында район башлыгы Камил Нугаев районның социаль-икътисадый үсеше турындагы отчет ясады.

Владимир КОРНИЛОВ
Утырыш эшендә ТР Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, башка рәсми затлар катнашты.
Сессия эше башланыр алдыннан кунаклар берничә хуҗалыкта һәм предприятиедә булдылар, район Мәдәният йорты каршында оештырылган күргәзмәне карадылар. Күргәзмәдә балалар эшләре дә, җирле эшмәкәрләр җитештергән продукция дә, халык осталары ясаган әйберләр дә куелган иде. Стендларда урнаштырылган материаллар мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният тармагындагы казанышларыбызны күрсәтте.
Үзенең чыгышында (аннан өзекләр газетабызның алдагы саннарының берсендә бастырылды) район башлыгы район тормышының төрле өлкәләрендә, шул исәптән икътисад, авыл хуҗалыгы, торак һәм юллар төзелеше, туризм һәм башка тармакларда эшнең торышы белән таныштырып үтте.
- Кыенлыкларга, шул исәптән начар һава шартларына карамастан, районда шактый эшләр башкарылды, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Ләкин башкарасы эшләр күп әле...
Фикер алышуда катнашучылар үз участокларында эшнең торышы белән таныштырдылар, уңышлар һәм проблемалар, киләчәккә планнар турында сөйләделәр. ТР Премьер-министр урынбасары, Мәгариф һәм фән министры узган ел республика үсешенең төп юнәлешләренә тукталып үтте. Демография торышының яхшыруы, соңгы вакытта республика буенча тулаем алганда туучылар саны үлүчеләр саныннан артыграк булуы аерым билгеләп үтелде.
Промышленность шактый югары темплар белән үсә. Агропромышленность тармагы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Билгеле, мәгариф тармагында башкарыласы эшләр турында да сүз күп булды, чөнки республиканың киләчәге белем бирүнең сыйфатына бәйле. Барлык балаларга мәктәпкәчә белем бирү, укытуның, укытучы кадрларга һөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрү, белем бирү шартларын яхшырту, мәктәпнең заманча таләпләргә җавап бирүе һәм башка мәсьәләләр утырышта катнашучыларның игътибар үзәгендә булды.
Туризмның үсеше бүген, Борынгы Болгарны яңарту һәм үстерү проекты эшли башлагач, аеруча зур әһәмияткә ия.
Сессия эше хезмәт алдынгыларына мактау бүләкләре тапшыру тантанасы белән тәмамланды.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев