Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа дуслар таптылар

Бүген кич "Болгар - Туган тел" республика лагерын ябу тантанасы була. Болгар музей-заповедник территориясендә татар телен өйрәнү буенча профильле смена эшләде. Биредә 800дән артык укучы ял итте һәм шөгыльләнде. Укучылар Татарстанның 43 районыннан, Россиянең унөч регионыннан - Башкортстаннан, Самара, Оренбург һәм шулай ук Казахстаннан килгәннәр. Алар унике юнәлеш буенча, мәсәлән,...

Бүген кич "Болгар - Туган тел" республика лагерын ябу тантанасы була.
Болгар музей-заповедник территориясендә татар телен өйрәнү буенча профильле смена эшләде.
Биредә 800дән артык укучы ял итте һәм шөгыльләнде. Укучылар Татарстанның 43 районыннан, Россиянең унөч регионыннан - Башкортстаннан, Самара,
Оренбург һәм шулай ук Казахстаннан килгәннәр. Алар унике юнәлеш буенча, мәсәлән, Болгар тарихы, тел тарихы, аның үсеше һәм телне саклау, мәдәният, татар халык сәнгате турында Казан Идел буе федералә округы белгечләре җитәкчелегендә шөгыльләнделәр.Укучылар палатка шәһәрчегендә яшәделәр, биредә алар өчен бөтен шартлар тудырылган иде.
Лагерьның эш программасына төрле конкурслар, эшлекле уеннар оештырылды, борынгы Болгар буенча экскурсияләр үткәрелде. Төрле көннәрдә алар янына республиканың танылган кешеләре очрашуга килде.
Әлеге сменада безнең районнан да 27 укучы катнашты.
- Бу лагерьда вакыт сизелми дә үтеп китте,- диде Болгардагы 2нче мәктәпнең 9 класс укучысы Ксения Колчина.- Мин монда яңа дуслар таптым, вожатыйларыбыз бик әйбәт, нәрсә сорасаң, ярдәм итәргә әзер торалар. Татар телен камил белеп бетермәсәм дә, минем өчен биредә шөгыльләнү файдалы булды, мастер-класслар мавыктыргыч үтте, танылган кешеләр белән очрашу истә калырлык булды. Лагерь күңелләрдә онытылмас тәэсир калдырды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев