Андрей Акулинга теләсә кайсы эшне ышанып тапшырырга мөмкин.
Ул А. Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгында эшли, ә авылдашлары аны алтын куллы оста дип йөртәләр. Мәсәлән, быел яз ул К-700 тракторы белән туфракны чәчүгә хәзерләү эшләрендә, башка агротехник чараларны үткәрүдә актив катнашкан. Урып-җыю вакытында КамАЗ машинасына утрып, комбайннардан игенне ындыр табагына һәм ашлык кабул итү предприятиесенә ташыган. Аннары җирне туңга сөрүдә һәм силос массасын тыгызлауда эшләгән.
Нет комментариев