Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Штрафларны вакытында түләргә кирәк

Район суд приставлары мәгълүматларына караганда, агымдагы елда юл кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар саны бермә-бер арткан. Сигез айда приставлар бүлегенә башкару өчен 2000нән артык штраф җибәрелгән. Шунлыктан тагын бер кат исегезгә төшерәбез, штрафларны биш көн эчендә түләп өлгермәгән кешеләргә штраф түләү (һәр штраф өчен кимендә 1000 сум тәшкил итә) һәм...

Район суд приставлары мәгълүматларына караганда, агымдагы елда юл кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар саны бермә-бер арткан.
Сигез айда приставлар бүлегенә башкару өчен 2000нән артык штраф җибәрелгән. Шунлыктан тагын бер кат исегезгә төшерәбез, штрафларны биш көн эчендә түләп өлгермәгән кешеләргә штраф түләү (һәр штраф өчен кимендә 1000 сум тәшкил итә) һәм административ протокол тутыру (бу штрафның суммасын ике тапкыр арттыра), яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яки мәҗбүри эшләр яный. Әгәр бурычлы кешенең штрафлары 10нан артып китсә, аның Россиядән читкә чыгу хокукы чикләнергә мөмкин, ә автотранспорт чарасы кулга алына.
Мәсәлән, быел суд приставлары транспорт чараларын кулга алу турында 200дән артык карар чыгардылар. Нәтиҗәдә ЮХИДИ постларында дистәдән артык машина тотылды һәм штрафстоянкага җибәрелде.
Моннан чыгып, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: юлларда бик игътибарлы булырга, кагыйдәләрне бозмаска, ә кагыйдә бозган очракта штрафларны вакытында түләргә кирәк.
Үз бурычларыгыз турында мәгълүматны ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәте Идарәсенең www.r16.fssprus.ru рәсми сайтында яки Болгар шәһәре, Совет урамы, 16нчы йорт адресы буенча урнашкан суд приставлары хезмәтендә белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев