Бөтен шартлар тудырылган
Чәршәмбе көнне Никольск һәм Кожаевка авылларында полиция участковыйлары өчен административ-торак комплекслар ачылды. Биналарны өч ай эчендә төзеп бетергәннәр.
Владимир КОРНИЛОВ
Бу уңайдан тантаналар башта Никольскида, аннары Кожаевкада үтте. Аларда район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Тыл җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Артур Мөбәрәкшин, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, төзелеш оешмасы җитәкчесе, "Спасагрострой" җәмгыяте генераль директоры Айрат Хәйруллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Спас районы полиция бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Алексей Судариков һәм башкалар катнашты.
Республикада участковыйларга административ-торак комплекслар төзү программасы гамәлгә кергәннән бирле безнең районда шундый дүрт бина файдалануга тапшырылды. Биналарда эшләү һәм яшәү өчен тиешле шартларның барысы да тудырылган.
Көч структураларында күптәннән килә торган гадәт буенча, ачылырга тиешле бина каршына райондагы полиция участковыйларының личный составы тезелеп басты, Тыл җитәкчесе урынбасарына рапорт бирелде. Аннары тантанага җыелучыларга район башлыгы Камил Нугаев үзенең сәламен ирештерде. Бураково халкын авыл территориясендә тагын бер яңа бина ачылу, полиция хезмәткәрләрен - эшләү өчен шартларның яхшыруы белән котлады. Республика Эчке эшләр министрлыгының Тыл җитәкчесе урынбасары Артур Мөбәрәкшин да котлау сүзләрен җиткерде.
- Татарстан әлеге программаны тормышка ашыру буенча пилот регионы санала, - диде ул. - Күпләр, шул исәптән Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, эш тәҗрибәсе белән танышу, кайбер нәрсәләргә өйрәнү өчен безгә киләләр...
Ул полиция участок уполномоченные, полиция өлкән лейтенанты Андрей Гартинга яңа бина ачкычларын, оргтехника сатып алу өчен сертификат, полициянең өлкән уполномоченные, полиция майоры Алмаз Сафинга "УАЗ - Патриот" машинасы ачкычын тапшырды. Моннан тыш, полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге нәтиҗәләрен, материаль-техника базаны һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен социаль-хокукый яктан яклау дәрәҗәсен яхшыртуга керткән зур өлеш өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокинга һәм "Спасагрострой" җәмгыяте генераль директоры Айрат Хәйруллинга Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырылды.
- Эшләү һәм яшәү өчен әйбәт шартлар тудырылуына бик шатланам, - дип ассызыклады үзенең рәхмәт сүзендә Андрей Гартин. - Бу ышанычны акларга тырышачакмын...
Аннары кунакларны яңа бина эчен карарга чакырдылар. Мондагы шартларга сокланмый мөмкин түгел иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев