Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Киләчәктә тагын да үстерергә кирәк

Өченче көн икенче чакырылыш Спас муниципаль район Советының чираттан тыш 22нче утырышы булды.

Депутатлар каравына чыгарылган төп мәсьәлә - районда эшмәкәрлек эшчәнлеген тагын да үстерү.
Башта утырышта катнашучылар район делегациясенең Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылына барулар турында фильм карадылар. Биредә эшмәкәрлек зур үсеш алган. Фильмда шулай ук безнең район эшмәкәрләренең дә эше чагылыш тапты. Төп мәсьәләне карауга керешер алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев доклад ясады. Ул соңгы елларда авыл хуҗалыгында, сәүдә өлкәсендә, продукция җитештерү һәм аны сатуда, чимал эшкәртү һәм башка тармакларда эшмәкәрлекнең үсеш статистикасы белән таныштырды. Игътибар итсәң, уңай якларны да күрергә була, әмма шулай да мөмкинлекләр тулысынча файдаланылмый әле.
Мәсәлән, борынгы Болгарга килүче туристларга хезмәт күрсәтү мәсьәләсе кузгатылды. Бездә әйбәт маршрутлар эшләнгән, экскурсоводлар да җитәрлек, тик менә музей-тыюлык территориясендә су, камыр ризыклары сату нокталары юк. Биредә шулай ук җиләк-җимеш, дару үләннәре сатуны оештырырга була, бизнес-планны тормышка ашыру өчен башка мөмкинлекләр дә җитәрлек, тик моннан берәү дә файдаланырга ашыкмый.
Доклад буенча фикер алышуларда Владимир Монахов чыгыш ясады. Ул соңгы елларда үз бизнесын үстерү белән бергә, шәһәрне, кайбер территорияләрне төзекләндерү белән актив шөгыльләнә. Шәһәр урамнары, парклар матур һәм ямьле булсын өчен тырыша, балалар мәйданчыклары төзетә. Башка эшмәкәрләрне дә шуңа чакыра. Шулай ук Игорь Малыгин, Ольга Выжленкова да үз эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Эшмәкәрлеккә ярдәм итүче "Лизинг-грант" , "Социаль бизнес" гранты программалары турында утырышта катнашучыларга республиканың инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова сөйләде.
Бүгенге көндә актуаль саналган әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуларга йомгакны район башлыгы Камил Нугаев ясады.
Депутатлар шулай ук муниципаль берәмлек уставына, район Советының 2012 елга һәм планлы 2013-2014 елларга бюджеты турындагы карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, 2012-2014 елларда терроризм һәм экстремизмны кисәтү Программасын раслау турындагы һәм башка мәсьәләләрне карадылар. Фикер алышулардан соң тиешле карарлар кабул ителде.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спас муниципаль район Советы эшмәкәрлек