Бездә “Болгар радиосы”н яратып тыңлыйлар...
"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе" җәмгыяте коллективы инде икенче ел Болгар дәүләт музей-тыюлыгына велоэстафета оештыра. Чәршәмбе көнне "Болгар радиосы"ның күп санлы тыңлаучылары яңадан үзләренең яраткан диджейлары, төгәлрәк әйткәндә, иртәнге "Чәк-чәк шоу" күңел ачу программасын алып баручыларны һәм телерадиокомпаниянең башка хезмәткәрләрен борынгы бабаларыбыз яшәгән җирдә каршыладылар.