Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Печән җитәрлек әзерләнгән

Район хуҗалыклары кырлардагы күпьеллык үләннәрне чабып бетерделәр. Быел аның уңышы әйбәт булды. Шулай да терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Хәзер берьеллык үләннәрне чаба башлыйлар, ул 3000 гектар мәйданны алып тора. Берьеллык үләннәр печәнгә, сенажга һәм яшел азыкка тотыла.

Ике атна эчендә Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы 500 тоннага якын печәнне чабып киптерде, рулонга җыеп, кибән итеп салдылар. Эшне вакытында бетерделәр, көннәр дә коры торды. Үткән ел белән чагыштырганда, ди хуҗалык җитәкчесе, быел печән 200 тоннага күбрәк тупланды.
-Быел ялкау кеше генә печәнсез калырга мөмкин,-ди Ленар Илгиз улы,- Дөрес, безнең хуҗалыкта терлекләр саны да артты - мөгезле эре терлекләр генә дә 370 башка җитте. Аларның барысына да кышка азык җитәрлек.
Әлбәттә, терлек азыгы хәзерләүдә катнашкан һәр кешенең тырышлыгы күп булды. Мәсәлән, "Нива эффект" комбайнында Азат Нуриев, МТЗ-80 тракторында Илшат Гыйниятуллин эшләде. Тырма таккан МТЗ-82 тракторында Рамис Сираҗиев печән әйләндереп торды, шундый ук тракторда Рөстәм Абдрахманов - пресслап, Евгений Буторов белән Наил Төхвәтуллин печәнне ташып тордылар. Альберт Төхвәтуллин басуларда төяп торды һәм Рамил Абдрахманов кибәнгә салды.
Хуҗалыкта шулай ук 3000 тонна силос салырга планлаштырганнар, бу шулай ук үткән елгыдан күбрәк. Димәк, әлеге хуҗалыкта кыш көне терлекләргә ашату өчен азык мул булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев