Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан – тынычлык һәм килешү яклы

Узган чәршәмбедә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ТР Президенты каршындагы милләтләр һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр буенча Советның киңәйтелгән утырышы булды. Утырыш видеоконференция режимында үтте.

Утырышта "Этнографик, мәдәни-танып-белү туризмын һәм рекрацион зоналарны үстерү турында"гы мәсьәлә каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка җаваплы кешеләр катнашты.
Утырышны ачып, Президент мондый саннар китерде: узган ел республикага 2,7 миллионнан күбрәк турист килгән, 5 ел эчендә үсеш 70 процентка җиткән.
- Бу күрсәткечне, - дип ассызыклады ул, - илнең Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Кырым, Мәскәү өлкәләрендәге туристлар үзәгенең үсеш темплары белән чагыштырырга була...
Татарстанның 17 төбәк белән бергә " Болгар һәм Свияжск туристик-рекрацион базаларны төзү буенча "Россия Федерациясендә эчке һәм читтән килүчеләр туризмын үстерү" максатчан федераль программага керүе зур канәгатьләнү хисе белән билгеләп үтелде. Этнографик туризмның да роле арта бара. Ул традицион хуҗалыкның икътисадын саклауга һәм үстерүгә уңай йогынты ясарга, кечкенә шәһәрләрне һәм аерым муниципаль берәмлекләрне тотрыклы үстерү факторына әйләнергә мөмкин. Моның өчен фольклор, декоратив-гамәли сәнгать, милли ризыклар әзерләү кебек әлегә кадәр файдаланылмаган резервларны эшкә җигәргә кирәк...
Утырышта ТР Дәүләт туризм комитеты рәисе Сергей Иванов, республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар доклад белән чыгыш ясадылар. Алар билгеләп үткәнчә, туристлар инфраструктурасы Казанда да, Болгарда да, Свияжск, Тәтеш, Алабугада һәм башка урыннарда үсә бара, республиканың өстәмә объектларын туристлар маршрутына кертү буенча эшләр алып барыла. Туристларны аеруча Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре кызыксындыра. Бу юнәлештә төрле кул эше осталарының сокландыргыч үрнәкләрен, сувенир продукциясен, интерактив программалар, этнотуризм объектларын һәм башка нәрсәләрне күрсәтү дә зур әһәмияткә ия булачак. Боларның барысы да республикага тагын да күбрәк туристларны җәлеп итүдә үз ролен уйнарга тиеш. Шул ук вакытта билгеләп үтелгәнчә, күпчелек проектларны тормышка ашыру өчен республика җитәкчелеге һәм инвесторлар ярдәме кирәк.
Утырыш эше йомгаклары буенча тиешле карар кабул ителде.
фото http://prav.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев