Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Вакытыннан алда язылырга мөмкин

Агымдагы елның икенче ярты елына 2920 кеше "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына язылган.

Әлбәттә, газетага язылучылар саны күбрәк тә булырга мөмкин иде. Тик моның билгеле бер сәбәпләре бар. Ул беренче чиратта финанс мәсьәләсенә бәйле, чөнки язылу бәясе сизелерлек артты. Ничек кенә булса да, инде 2017 елның беренче ярты еллына язылу турында уйларга кирәк. 1 июльдән башлап безнең газетага моңарчы булган бәядән арзанрак суммага вакытыннан алда язылу кампаниясе башлана.
Әйтик, бу чорда "Новая жизнь"га почта бүлегенә барып язылганда 567 сум 78 тиен (2016 елның икенче ярты елында 597 сум иде) түләргә туры киләчәк. Ә инде редакциягә килеп язылганда ул 360 сумга (420 сум иде) төшәчәк. Бу очракта газетаны редакциядән яки Болгардагы 1нче урта мәктәп һәм тармак технологияләре техникумындагы альтернатив пунктлардан килеп алырга кирәк булачак.
Газетага вакытыннан алданрак язылып, сез шактый акчаны янга калдыра аласыз. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев