5 июльдә бөтен мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итәргә җыена. Ислам динендәге күпмиллионлаган кеше гает бәйрәмен көтеп ала. Шушы уңайдан район башлыгы Камил Нугаев якташларын саваплы һәм изге бәйрәм белән чын күңелдән котлады.
Рамазан - мөселманнар өчен рухи яктан чистарыну һәм сафлану ае. Бер ай буе кешеләр ураза тоттылар, Коръән укыдылар. Бу ай кешеләргә сабыр, шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга кирәклеген тагын бер тапкыр искә төшерде, диелә котлауда. Рамазан аенда мөселман кардәшләребез яхшылык кына эшләргә омтылдылар һәм бу айдан алар тагын да чистарынып, рухи яктан баеп чыктылар. Уразаның төп максаты да әнә шунда.
Безнең һәрберебез төрле милләтләр һәм диннәр арасында җәмгыятьтә тынычлыкны, иминлекне саклауда ярдәм итәргә бурычлы. Татарстанда бик күп милләт халкы һәм төрле дин тотучылар бердәм, дус, тату яшиләр. Без моны үз тормышыбызда да күреп торабыз. Хәзерге вакытта безнең тарихи җиребездә Болгар Ислам академиясе төзелә башлады. Озак та үтмәс биредән халыкны тынычлыкка, иминлеккә, бердәмлекка өндәгән ислам тәгълиматы бөтен дөньяга тарала башлар.
Бу принциплар барысы да безгә бик якын, киләчәктә дә җәмгыятебез тормышында шушы әхлак нигезләре өстенлек итәр, бу изге айда башкарган яхшы гамәлләребез киләчәктә дә дәвам итәр, дип ышанаыс килә.
Район башлыгы һәр кешегә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, муллык, барлык планнарның тормышка ашуын теләде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев