Җәмгыять
Ветераннарга туксан яшь тулды!
Никольск авылында яшәүче Петр Харымов белән Красный Валдан Виктор Басковка туксан яшь тулды. Алар икесе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан, икесе дә хезмәт ветераны һәм хөрмәткә лаек кешеләр.
Туксан яшь дип әйтергә генә җиңел. Ә бит моның кадәр олы яшькә җиткәнче аларга тормышта бик күп авырлыклар күрергә туры килгән. Иң хәтәре - сугышның башыннан алып соңгы көннәренә кадәр кулларына корал тотып, илебезне дошманнан азат итүдә катнашканнар. 1943 елда фронтка киткәндә икесенә дә әле унҗиде генә яшь тулган булган. Икесенә дә озын фронт юллары аша үтәргә туры килгән. Петр Дмитриевич, мәсәлән, Германияне җиңгәннән соң милитаристик Япониягә каршы көрәшкән. Фронтта ул мотоукчылар полкында наводчик, аерым сапер батальонында сапер булган. Яу кырында күрсәткән кыюлыгы өчен беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Виктор Александрович исә баштарак һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән, икенче Украина фронты составында Венгрия һәм австрияне дошманнан азат итүдә катнашкан Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне Чехословакиядә ишеткән. Ветеранның күкрәген "Батырлык өчен" , "Венаны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре, Ватан сугышы ордены бизи.

Юбилей көнендә ветераннар үзләренең сугышчан юллары турында искә алып сөйләделәр. Аларны юбилейлары белән район, ветеран оешмасы җитәкчеләре, социаль хезмәт вәкилләре, якыннары һәм туганнары, авылдашлары кайнар котлады. Әлбәттә инде, икесенә дә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы теләделәр, илебез азатлыгын саклап, сугышларда катнашулары өчен рәхмәт әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев