Аның тормышында Чечняда барган сугыш тирән эз калдыра. Шәһәребездә яшәүче Евгений Андроновны армиягә Төньяк Кавказдагы икенче террорчылыкка каршы операциянең иң кызган вакытында алалар.
Марина Зайцева
Армиягә яңа алынган егетләрне шунда ук Төньяк Осетиягә, Владикавказга озаталар. Биредән теге яки бу хәрби белгечлеккә карап, өйрәнү частьләренә алалар. Евгенийга Сыктывкарда саперлык эшенә өйрәнергә туры килә. Тагын ярты елдан аны дүрт иптәше белән Чечня республикасы Ачхой-Мартан районы Самашки авылына җибәрәләр.
Бу авылны беренче Чечня сугышы барганда безнең МВД көчләре сепаратистлардан чистарталар. Авыл көчле утка тотыла, бик күп йортлар җимерелә, төзекләре бик аз кала. Шулай да авыл халкы беркая китми, шунда яши, эшли, балалар үстерә. Һәр җирдә сугыш эзе күренеп тора, авыл кешеләре башта безнең солдатларга куркып карыйлар. Безнекеләр дә җирле халык белән аралашканда сак булырга тырышалар, чөнки гади кешеләр арасында кайвакыт боевиклар качып ята, алар монда үзләрен иркен тоталар.
- Безнең группага солдатлар колоннасы үткәндә инженер-саперлык эшләре алып бару йөкләнде. Без рота кузгалганчы дүрт сәгать алдан чыгып, миноэзләгечләр белән билгеле маршрутны тикшереп чыгабыз,-дип сөйли Евгений,- куелган шартлаткычларны юк итәбез.
Безне ул вакытта сепаратистлардан бер группа саклап торды, ә артта һәр дүрт километр саен солдатлар саклап барды. Көн саен әнә шулай кырыгар километр юл үтәбез. Кайбер вакытта хәрби частькә җәяү түгел, бронетранспортерда кайтабыз, бу безнең өчен зур бәхет була иде.
Көне буе йөреп чиктән тыш арыла, чөнки маршрутка бронежилет киеп, пуля үткәрми торган каскадан, автомат асып, тулы боеприпаслар белән чыгарга туры килде. Болар барысы якынча утыз биш килограммга якын... Ләкин әлеге сугышта безнең бу киемнәр күп кешенең гомерен саклап калды. Дөрес, фаҗигале хәлләр дә булгалады. Бер солдат, дип искә ала Евгений, инженер-сапер эшен үткәргәндә пехотага каршы куелган минага эләгеп, шартлап һәлак булды. Ул вакытта шактый кеше яраланды, чөнки әлеге снаряд кыйпылчыклары ике йөз метрга тарала. Саперлар отрядында коралланган боевиклар кулыннан һәлак булучылар булды...
Армиягә киткәнче егетләр сугыш турында ишетеп кенә беләләр. Ә биредә, Самашкада, алар чын сугышның үзен күрәләр. Берничә тапкыр бу авылны һәм хәрби частьне якындагы урманнан боевиклар утка тота. Нәтиҗәдә күпме биналар җимерелә, авыл халкының гомере өзелә, терлекләр үлә.
Егетнең хезмәт итүенә алтынчы ай киткәндә коточкыч фаҗигә була. 2001 елның 23 май иртәсен ул минутына кадәр хәтерли. Иртәнге сәгать унда чираттагы минаны зарарсызлаганда ул дистанциядән идарә ителә торган минага эләгеп шартлый. Коточкыч ут яктысы, түзеп булмаслык авырту һәм караңгылык...
Егет госпитальдә аңына килә, ул ниндидер бер могҗиза белән исән кала, ләкин уң кулын югалта. Аның өчен тормыш тукталып калгандай була. Шул көннән башлап яңача яшәргә өйрәнә башлый. Алты айдан соң туган авылы Кимга кайткач, ул озак вакыт Чечня синдромын җиңә алмый азаплана. Аны берни кызыксындырмый. Элек бөтен буш вакыты балык тотып үтсә, хәзер ул да онытыла, техника да, хуҗалык та кызыктырмый. Шушындый бик авыр вакытта, үз-үзен кулга ала алмыйча, шешәгә үрелә - сала башлый.
Бу хәтәр депрессиядән аны дуслык, солдат туганлыгы коткара. Евгений аның нинди зур көчкә ия булуына нык ышана. Илнең төрле якларына таралган хезмәттәшләре аны онытмый. Кайберләре безнең тирәдә генә яши. Базарлык Матактан Сергей Ямушкин, Аксубай районыннан Вячеслав Кондрашов белән аларны әле дә дуслык җепләре бәйләп тора. Евгений аларда берничә тапкыр булып кайткан, үзенә дә кунакка чакырган. Соңгы ике елда алар Ватанны саклаучылар көненә багышланган региональ бәйрәмнәрдә бергә катнашалар.
Очрашкан вакытта алар бергә хезмәт иткән дусларын искә алмыйча калмыйлар. Дусның нинди булуы әнә шундый авыр сынауларда беленә дә инде. Шуңа күрә утны-суны бергә кичкән солдатлар бер-берләренә ахырга кадәр тугрылыклы калалар. Үзен якын итеп, чын күңелдән ярдәм итәргә әзер торган дусларына Евгений бик тә рәхмәтле.
Шәхси тормышы да акрынлап җайга салына, өйләнеп җибәрә, музей-заповедникка каравылчы булып эшкә урнаша. Ә менә торак мәсьәләсе унбиш ел эчендә дә хәл ителмәгән. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан кеше буларак, аңа дәүләт льготалы торак бирергә тиеш. Ләкин битарафлыкның чиге юк, хәзергә бу мәсьәлә ачык кала. Батырлык ордены белән бүләкләнгән солдатка бердәнбер льгота - коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия һәм ел саен Казанның реабилитация үзәгенә путевка бирелә.
- Чечня әлегә кадәр төшкә кереп азаплый,-ди Евгений.- Ул тәндә генә түгел күңелдә дә авыр яра калдырды. Мин дә, башкалар кебек, хәзер яшәргә өйрәндем, үткәннәр артта калды. Киләчәгебез җиңелрәк, тыныч булсын иде...
Нет комментариев