Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафны вакытында түләмәүчеләргә карата җәза кырысланачак.
Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, бүген районда административ штрафларны вакытында түләмәгән берничә дистә кеше бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен егерме алты шоферның һәркайсының җиде мең сумнан артык бурычы һаман да түләнмәгән.
Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы Кодексының 32.2 маддәсендәге 1нче өлеш нигезендә, җаваплылыкка тартылган зат үзенә карата тиешле санкция куллану турындагы карар үз көченә кергәннән соң алтмыш көннән дә соңга калмыйча штрафны түләргә тиеш. Карар белән килешмәү турындагы ун көн вакытны да исәпкә алганнан соң, штраф түләмәгән өчен җаваплылык 71нче көндә арта.
Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 20.25нче маддәсе нигезендә, штрафны законда каралганча түләмәгән өчен булган бурычның ике күләмендә административ штраф салына. Бу очракта штраф күләме мең сумнан да ким булмаска мөмкин. Дөрес, бу чара унбиш тәүлеккә кадәр административ арест яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри төзәтү эшләре белән дә алыштырыла ала. Тагын шунысын да онытмагыз, нинди генә чара билгеләнсә дә, кешене вакытында түләмәгән штрафны түләү җаваплыгыннан бернәрсә дә азат итми.
Бурычлы автомобиль йөртүчеләрне юлда ачыклауның бер кыенлыгы да юк. Дәүләт автоинспекторы компьютер базасы ярдәмендә машина номерына карап та, йөртүченең кайчан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын һәм штрафларның түләнү-түләнмәвен ачыклый ала.
Район территориясендә ЮХИДИ инспекторлары белән суд приставлары хезмәтенең уртак рейдларын үткәрү планлаштырыла.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев