Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Сервитут чит милектән файдалану хокукы бирә

Җир участокларында хуҗалык эшчәнлеге алып бару күбесенчә аларның хокук ияләре арасындагы мөнәсәбәтләренә бәйле. Мәсәлән, еш кына бер участокка күрше (чит) участок аша гына керергә мөмкин. Моннан тыш, еш кына күрше участок аша төрле инженер коммуникацияләре (ут, газ һәм башкалар) кертергә, су һәм мелиорацияне тәэмин итәргә кирәк. Алда әйтеп үтелгән ихтыяҗларны...

Җир участокларында хуҗалык эшчәнлеге алып бару күбесенчә аларның хокук ияләре арасындагы мөнәсәбәтләренә бәйле. Мәсәлән, еш кына бер участокка күрше (чит) участок аша гына керергә мөмкин. Моннан тыш, еш кына күрше участок аша төрле инженер коммуникацияләре (ут, газ һәм башкалар) кертергә, су һәм мелиорацияне тәэмин итәргә кирәк.
Алда әйтеп үтелгән ихтыяҗларны сервитут - чит (күрше) участок белән чикле рәвештә файдалану хокукы исәбенә канәгатьләндерергә мөмкин.
Сервитутның нәрсә икәне һәм аны ничек билгеләргә турында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затлар хокукына дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева сөйли:
"Әгәр хуҗа үз милкеннән файдалана алмаса яки аны файдалану кыенлашса, әгәр күчемсез милектән сервитут билгеләмичә генә файдалану мөмкин булмаса яки аның булмавы үз милкеннән файдалану өчен хуҗадан өстәмә чыгымнар яки хезмәт таләп иткән очракта сервитут кирәк була".
Закон буенча сервитутның ачык һәм шәхси төрләре бар.
Ачык сервитут норматив хокук акты белән дәүләт, җирле үзидарә яки җирле халык мәнфәгатьләрен тәэмин итү максатында, җир участокларын алмыйча гына тәэмин ителә. Ачык сервитут җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләрен исәпкә алып билгеләнә. Бу очракта ачык сервитут хокукына ия булучыларның саны чикләнми.
Күршеләрегез белән уртак тел таба алмаган очракта, килешү яки суд тәртибендә шәхси сервитут билгеләнә. Гадәттә күршеләр телдән генә килешәләр. Килешү төзегәндә яклар сервитут куелган участоктан файдаланган өчен бәяне, шулай ук аның гамәлдәге срокларын билгели ала. Тик сервитут дәүләт теркәве үткәннән соң гына үз хокукына керә. Аны тиешенчә рәсмиләштерү сезгә күршеләр җир участогын саткан очракта да аннан файдалану хокукын калдыра.
Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатып үтә: милекнең сервитут белән чикләнүе милекчене сервитут хуҗасы ризалыгыннан башка үз милкеннән файдалану һәм аның белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итми. Шул ук вакытта милек хокукы чикләнгән булып санала. Чикләнгән җир участогы хуҗасы участоктан сервитут мөмкинлек биргән тәртиптә файдалана ала, шул ук вакытта аның хуҗасы сервитут башкаруны тәэмин итәргә, участоктан файдалануны чикләргә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев