Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Җир участогы чикләренең торак пункт һәм муниципаль берәмлек чикләре белән кисешүе

Җир участогы чикләренең торак пунктлары һәм муниципаль берәмлек чикләре белән кисешүе җир участокларын кадастр учетын башкаруны туктатып торучы сәбәпләрнең берсе булганга күрә, гариза бирүчеләр өчен зур проблемалар тудыра. Кыскача гына кадастрда мондый ялгышларның барлыкка килү сәбәбен һәм бу проблеманы хәл итү юлларын аңлатып үтәбез. Беренче чиратта, мондый туры килмәү җир...

Җир участогы чикләренең торак пунктлары һәм муниципаль берәмлек чикләре белән кисешүе җир участокларын кадастр учетын башкаруны туктатып торучы сәбәпләрнең берсе булганга күрә, гариза бирүчеләр өчен зур проблемалар тудыра.
Кыскача гына кадастрда мондый ялгышларның барлыкка килү сәбәбен һәм бу проблеманы хәл итү юлларын аңлатып үтәбез.
Беренче чиратта, мондый туры килмәү җир участоклары, торак пунктлар һәм муниципаль берәмлек чикләрен билгеләү буенча эшләрнең сыйфатсыз башкарылуын күрсәтә. Шуңа күрә җир участогының яки күрсәтелгән чикләрнең координатларында хата китә.
Моннан тыш, кадастрда мондый хаталарның барлыкка килүенә гамәлдәге законнарда кадастр учеты органы инде кадастрда булган җир участогы чикләре белән кисешүен ачыклаган очракта да, кадастрга торак пунктлары һәм муниципаль берәмлекләр чикләрен кертергә баш тарту өчен сәбәпләрнең булмавы да сәбәпче булып тора.
Бу төгәлсезлекләрне юк итү максатында, кадастрга муниципаль берәмлекләр һәм торак пунктлары чикләрен керткәндә, кадастр учеты органы хезмәткәрләре (алда - Кадастр палатасы) кадастр картасында күрсәтеклгән чикләр белән кисешкән җир участокларын ачыклау һәм исемлеген төзү буенча эш алып баралар. Аннары участоклар исемлеге ачыкланган төгәлсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү турында хат белән бергә район башкарма комитетлары исеменә җибәрелә.
Игътибар итегез, хатаны кадастр инженерлары урынга чыгып, кадастрга кертелгән координаталарны участокның яки торак пункты яки муниципаль берәмлек чикләренең фактта урнашуы белән чагыштырып караганнан соң гына билгели ала.
РФ законнары нигезендә торак пункты яки муниципаль берәмлек чикләре буенча хата җирле үзидарә яки дәүләт хакимияте органнары тарафыннан торак пунктлары яки муниципаль берәмлекнең билгеләнгән чикләренә үзгәрешләр кертү ысулы белән төзәтелә. Шулай итеп, тиешле орган Кадастр палатасына хат белән төзәтелгән чикләр координаталары күрсәтелгән hml-документ рәвешендь җир төзелеше (землеустройство) объекты картасы (планы) булган документлар пакетын (электрон рәвештә) җибәрергә тиеш.
Әгәр чикләрнең кисешүе җир участогы чикләрендә хата булуына бәйле икән, мондый хата участок хуҗасының гаризасы, үз көченә кергән суд карары (кадастр инженеры хәзерләгән межалау планы) нигезендә төзәтелә.
Шулай ук җир участогы кадастр учетына торак пунктлары һәм муниципаль берәмлек чикләре белән кисешкән очракта да куелырга мөмкин, тик бу кадастр инженеры кадастр эшләрен башкарганда җир объекты чикләрен билгеләүдә хата табып, межалау планының "Кадастр инженеры нәтиҗәсе" бүлегендә бу кадастр хатасының очравын дәлилли алса гына эшләнә.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X