Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Ярдәмнәрен тоеп торабыз

Һәр елны Кузнечиха участок амбулаториясендә дәвалану курслары узабыз. Бинаның астагы катында пациентларны кабул итү, көндезге дәвалау кабинетлары һәм палаталары җиһазландырылган. Шунда ук ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге да урнашкан. Монда заманча ремонт ясалган, барлык бүлмәләрдә гөлләр үсеп утыра, чисталык хөкем сөрә. Заманында бу сәламәтлек саклау учреждениесенә республиканың башка районнарыннан, хәтта күрше...

Һәр елны Кузнечиха участок амбулаториясендә дәвалану курслары узабыз. Бинаның астагы катында пациентларны кабул итү, көндезге дәвалау кабинетлары һәм палаталары җиһазландырылган. Шунда ук ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге да урнашкан. Монда заманча ремонт ясалган, барлык бүлмәләрдә гөлләр үсеп утыра, чисталык хөкем сөрә. Заманында бу сәламәтлек саклау учреждениесенә республиканың башка районнарыннан, хәтта күрше өлкәләрдән дә килеп мөрәҗәгать итәләр иде. Биредә байтак еллар буе баш табиб булып эшләгән Игорь Васильевич Самохваловны әле дә мактап искә алалар. Куллары алтын иде аның, никадәр кешене үлемнән саклап калды ул. Гомеренең чәчәк аткан елларында арабыздан китүе генә бик үкенечле булды.
Шифахәнәнең хәзерге җитәкчесе Әлфия Шәйхулла кызы Морсалова да коллективның эшен югары дәрәҗәдә оештыра белә. Барлык персонал пациентларга игътибарлы, ачык йөзле, тәртипле.
Системалар кую һәм уколлар ясау өчен Казакова Любовь Евгеньевна җаваплы. Ул Кузнечиха авылында туган. 1986нчы елны авылдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан медицина училищесына укырга керә. 1988нче елда туган авылына кайтып шәфкать туташы булып эшли башлый. Любовь Евгеньевна киң күңелле хуҗабикә сыман һәр кешене ачык йөз һәм тәмле сүз белән каршы ала.Һәркемнең тормыш проблемалары белән кызыксына, үзенең киңәшләрен бирә, кирәк чакта юата, ягымлы сүзләре белән күңелне тынычландыра.
Любовь Евгеньевна, үзенең әнисе кебек үк, гомерен иң гуманлы профессиягә багышлаган.
2014 нче елның 15нче июлендә аның хастаханәдә эшли башлавына 26 ел тулды. Шушы еллар дәвамында ул меңнәрчә авыруларга үзенең йөрәк җылысын бүләк иткән, өметләрен аклаган кеше. Аңа зур сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез.
Гомумән, коллективның барлык әгъзаларына зур рәхмәтебезне белдерәбез, уңышлар теләп калабыз.
Нургаязовлар гаиләсе.
Урта Йорткүл авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев