Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Татарстанда коронавирус буенча чикләүләр кертелә

Алар 2021 елның 11 октябреннән гамәлгә кертеләчәк.

1. Театрлар, кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары һәм башка массакүләм күңел ачу йортларын 50% тан артык тутырырга ярамый. Хезмәткәрләр прививка ясатка очракта, 70% ка кадәр тутырылырга мөмкин. 18 яшьтән өлкәнрәкләргә мондый чараларга прививка ясату турында гамәлдәге QR-кодлар яки соңгы алты ай эчендә кичерелгән авыру турында сертификатлар белән генә керү рөхсәт ителә. ТР Оперштабына чараны үткәрү турында бер атна алдан хәбәр итәргә кирәк. 

2. Спорт һәм физкультура чаралары үткәрелгәндә, зал 50% тан артык тутырылырга тиеш түгел. Халыкның гомуми саны 500дән артмаска тиеш. 

3. Кунакханәләр, хостелларда номерларның 50% гына эшләргә тиеш. 

4. Җәмәгать туклануы объектлары, спорт үзәкләре, мәйданы 400 кв. метрдан артык булган сәүдә залларына прививка ясату турында гамәлдәге QR-кодлары һәм (яки) алты ай эчендә Covid-19 кичерелү турында сертификаты булган кешеләр генә кертелә.  

Реклама

5. COVID-19 вакцинациясен узмаган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Алар ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә, хастаханәгә барып прививка ясатырга, якындагы кибеткә барып кайтырга, йорттан 100 метр ераклыкка кадәр йорт хайваннары белән чыгарга, шулай ук чүп-чарны якындагы контейнерга чыгарып түгәргә рөхсәт ителә. Эшләүче пенсионерларны дистанцион эшкә күчерергә кирәк булачак. 

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан буенча коронавирус инфекциясенең 80 яңа очрагы ачыкланды.

Үзегезне һәм сәламәтлегегезне саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X