Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Спас районында дүрт кешедә коронавирус расланган

2021 ел дәвамында Спас районы буенча коронавирустан сигез кеше вафат булган.

Бүген Татарстан буенча тагын 100 кешедә коронавирус табылган. Тулаем алганда, республика буенча авыручылар саны 27936 кеше тәшкил итә. Аларның 23627се савыгып, хастаханәдән чыккан. Авырудан 769 кеше вафат булган.

Спас районы буенча да саннар борчу тудыра. Бер атна эчендә коронавирусның 4 яңа очрагы расланган. Билгеләре коронавируска охшаган зәхмәт белән авыручылар да шактый. Бу саннар көннән-көн арта.

Реклама

Шуңа күрә тагын бер тапкыр прививка ясатырга кирәклеген искә төшерәбез. Вакцина авырудан 100% саклау гарантиясен бирми, шулай да COVID-19 барлыкка китерә торган аяныч нәтиҗәләрдән саклый.

«Бары тик планлы вакцинация ярдәмендә гепатит, туберкулез, полиомиелит кебек авыруларны җиңә алдык. Грипп та хәзер элеккеге кебек зур куркыныч тудырмый. Болар барысы да вакциналар ярдәмендә мөмкин булды. COVID-19 зәхмәтен җиңү – уртак бурыч. QR-кодлар да ирекне чикләү өчен түгел, ә вирус таралуын туктату өчен кертелә. Хәзерге вакытта вирус ныгып, хәтта балалар өчен дә куркыныч тудыра», – дип билгеләп үтә Спас район үзәк хастаханәсе баш табибы Роман Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X