Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Спас районы хастаханәсенә балалар өчен Пентаксим вакцианасы кайтарылды

Моннан соң инде балага берьюлы берничә планлы прививка ясатуның кирәге юк. Бары тик берне ясатып та куркыныч авырулардан сакланырга була.

Спас хастаханәсенә Пентаксим алып кайттылар. Бу универсаль вакцина биш төрле куркыныч йогышлы авыру: дифтерия, полиомиелит, столбняк, бума ютәл һәм гемофиль инфекцияләр (менингит, септицемия, пневмония) китереп чыгара торган башка чирләрдән саклый.

Бу препарат балаларга вакцинация ясау өчен чыгарылган. Шунысын да әйтергә кирәк, составында антиген булган препаратларга караганда да нәтиҗәлерәк. Беренче вакцинаны өч айлык вакытта ясыйлар. Соңгысын – бер яшь һәм 6 ай тулгач. Барысы 4 прививка ясатырга кирәк. Вакыт аралыгы якынча 4–6 ай тәшкил итә.

Реклама

«Пентаксим» вакцинасын башка препаратлар белән дә кертергә була. Направлениене педиатр бирә. Районда яшәүчеләр өчен Пентаксимны бушлай кадыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X