Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Коронавируска каршы прививка ясатучыларга ике өстәмә ял көне биреләчәк

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин боерыгы бар.

Covid-19 авыруына каршы прививка ясатучы һәр кешегә ике өстәмә ял көне бирелергә тиеш.  РФ Президенты Владимир Путин төбәк башлыкларына мәсьәләне хәл итәргә боерык биргән. Бу хакта РИА агентлыгы хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы “Covid-19 авыруына каршы прививка ясатучыларны хезмәт хакын саклап, ике көнгә азат итү турында губернаторларга 15 ноябрьгә кадәр хәбәр итәргә боерык биргән”, дип билгеләп үтелә агентлык хәбәрендә.

Элгәре шундый ук тәкъдим белән РФ Хакимияте вице-премьеры Татьяна Голикова чыгыш ясаган иде.

Россия Президенты моңа кадәр дә халыкны Covid-19 авыруына каршы прививка ясарга өндәп, пандемияне җиңү өчен вакцинациянең зур әһәмияткә ия икәнен билгеләп үткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев