Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Хезмәтләр күпме тора?

Агымдагы елның сентябрь аеннан башлап, республика медицина учреждениеләре авыруларга күрсәтелгән хезмәтләрнең бәясе турында белешмәләр бирә башлады. Бу ни өчен эшләнә соң? ТР медицина иминиятләштерү территориаль фондының Чистай филиалы директоры вазифасын башкаручы Әхәт Хафизов аңлатып үткәнчә, белешмәләр Россия Президентының иминиятләштерелгән затларга шәхси мәгълүмат бирүнең яңа формасын кертү турындагы күрсәтмәсен тормышка ашыру...

Агымдагы елның сентябрь аеннан башлап, республика медицина учреждениеләре авыруларга күрсәтелгән хезмәтләрнең бәясе турында белешмәләр бирә башлады. Бу ни өчен эшләнә соң?
ТР медицина иминиятләштерү территориаль фондының Чистай филиалы директоры вазифасын башкаручы Әхәт Хафизов аңлатып үткәнчә, белешмәләр Россия Президентының иминиятләштерелгән затларга шәхси мәгълүмат бирүнең яңа формасын кертү турындагы күрсәтмәсен тормышка ашыру кысаларында эшләнә. РФның 9 субъектында, шул исәптән Татарстанда да, бу өлкәдә эксперимент үткәрелә.
Пилот проектында республиканың 65 медицина оешмасы катнаша, ә 1 ноябрьдән алып мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисы буенча хезмәт күрсәткән һәр поликлиника һәм хастаханә пациентка дәвалауның бәясе турында мәгълүмат бирергә тиеш. Шулай итеп, дәвалау курсын узган һәр кешегә, тиешле медицина документлары һәм больничный листтан тыш, хезмәтләрнең бәясе турында белешмә биреләчәк.
Поликлиникада мондый белешмә регистратурада, стационарда - авыруның медицина картасыннан выписка белән бергә бирелә. Ул финанс документы түгел, ә бары тик һәр кешегә дәүләткә аны дәвалау нинди суммага төшкәне турында мәгълүмат кына бирә. Икенче төрле әйткәндә, ул хәбәр генә итә, белешмәдә күрсәтелгән дәвалау бәясен кеше үз исәбенә түләргә тиеш булмый.
Өстәмә сорауларыгыз булса, үзегезнең иминиятләштерү компаниясенә мөрәҗәгать итә аласыз (телефон номеры иминият-ләштерү полисында күрсәтелгән).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев