Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Балаларның яраткан табибы иде

Кайчандыр бергә эшләргә туры килгән кешеләрне еллар үтә барган саен олы бер ихтирам хисе белән искә аласың.

Тамара БАСКАКОВА,
педагогия хезмәте ветераны.
Миңа район хастаханәсе табиб-педиатры Роза Заһит кызы Кәбирова белән эшләргә насыйп булды. Моның өчен язмышыма бик рәхмәтле.
Төрле һөнәр ияләре булсак та, безне бер бурыч - социаль яклауга мохтаҗ булган балаларга ярдәм итәсе килү бурычы берләштерде. Миңа берничә ел "Чайка" балалар йортында тәрбия эшләре буенча завуч булып эшләргә туры килде. Бирегә күбесенчә физик һәм психик сәламәтлекләренә зыян килгән балаларны китерәләр. Шулай булгач, аларның яхшы, тәҗрибәле белгечләрнең күзәтүе астына эләгүе аеруча мөһим. Роза Заһит кызын һич икеләнмичә, әнә шундый белгечләрнең берсе иде, дип әйтә алам. Ул балаларның яшь үзенчәлекләрен игътибар белән күзәтеп барды. Бала организмын җентекләп тикшерү өчен белеме һәм тәҗрибәсе җитәрлек иде. Нәкъ менә аның киңәше буенча балаларның байтагын республика клиник хастаханәсенә җибәреп, квалификацияле ярдәмне вакытында күрсәттеләр. Арадан кайберләренә хәтта операция дә ясарга туры килгән.
Һәр табиб әле оста психолог та булырга тиеш, диләр. Балалар табибыннан аеруча да игътибарлы, сизгер күңелле, сабыр булу таләп ителә. Хәер, балалар моны үзләре дә һәрчак тоеп торырга тиеш. Табиб-педиатр катнашында социаль-педагогик консультацияләргә хәзерләнгәндә, без балигъ булмаучыларның индивидуаль социаль-реабилитация программасын эшләдек. Беренче нәүбәттә аларның сәламәтлеген ныгытуга, энергетик потенциалын күтәрүгә, авыруларны кисәтүгә зур игътибар бирелде.
"Чайка" балалар йорты эшли башлауның беренче елларында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауны күздә тоткан "Гармония" программасы эшләнде. Бу программа республика конкурсына да тәкъдим ителде һәм призлы урынга лаек булды.
Әлеге программаның эш нәтиҗәләре буенча "Вестник здоровья" дип аталган методик җыентык чыгарылды. Җыентыкка безнең кайбер эшләр дә кертелде.
Роза Заһит кызы инициативасы белән социаль-педагогик хезмәткәрләр өчен байтак семинар-киңәшмәләр үткәрелде, аларда район хастаханәсе белгечләре дә бик теләп катнаштылар. Балалар йортында сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән байтак традицияләр яшәп килә. Мәсәлән, сәламәтлек ункөнлекләре, төрле бәйрәмнәр, истә калырлык чаралар үткәрелде. Боларның барысында да Роза Заһит кызы актив катнашты. Анардан күп нәрсәләргә өйрәнергә була.
Башкаларга гел игелек теләгән, үз эшен чын күңелдән яратып башкарган, иң катлаулы төшенчәләрне гади, аңлаешлы итеп төшендергән бу кешегә карата әле бүген дә ихтирамым бик зур. Мин Роза Заһит кызын ихластан һөнәри бәйрәме белән тәбрик итәм һәм аңа саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев