Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Җырланасы җырлар бар әле

Күптән түгел педагогия хезмәте ветераны Юлия Мулинова үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Лидия Кострулева

Бу юлы шәһәр ветераннар клубының чираттагы утырышы гадәттәгедән үзгәрәк булды. Клуб ветераннары район Мәдәният йортына шәһәребезнең мактаулы кешесе - үз тормышының озак елларын балаларга белем бирүгә генә түгел, район мәдәниятын үстерүгә күп көч куйган кешене котларга җыелдылар. Ул бик күңелле гаилә тантанасына әйләнде, чөнки ветераннар клубы аның икенче гаиләсе булды...

Юлия Ивановна - район ветераннар хорын оештыручыларның берсе. Хор үткән гасырның сиксәненче елларында оешты. Аның энтузиазмы, тынгысызлыгы берничә кешегә җитә торган. Әле хәзер дә истәлекле чараларның берсе дә аның катнашыннан башка үтми. Билгеле, еллар үткән саен хор составындагы ветераннар урынына икенчеләре килә, ә Юлия Ивановна хәленнән килгәнчә репетицияләргә йөреп, бер концертны да калдырмаска тырыша. Ветераннар клубы белән җитәкчелек итү эшеннән дә ул әле күптән түгел генә туктады.

Һәр иҗади коллективның тормышында зур әһәмияткә ия булган, яңа иҗат җимешләре туган мизгелләр була. Боларның барысы да коллективның тырышлыгы, алга баруы белән ирешелә. Мондый сыйфатлар ветераннар хоры коллективына да хас. Озак еллар эшләү дәверендә төрлесе булган. Никадәр тәҗрибәле булсалар да, сәхнәдә чыгыш ясар алдыннан һәрвакыт дулкынлану хисе кичергәннәр, иң мөһиме - халык мәхәб-бәтен, ихтирамын яулаганнар. Бу чорда аларның авыл, район, шәһәр мәдәният учакларында куйган концертларын, борынгы Болгар җиренең данын яклап, төрле конкурсларда чыгыш ясауларын санап бетерә торган түгел. Боларның барысы да беренче чиратта Юлия Ивановна, хор җитәкчесе Нина Илюшина, аккомпаниатор Василий Кощеевның тырышлыгы аркасында ирешелгән.

Юбилярыбыз гомере буе җырга-моңга гашыйк булган. Яшьлегендә, Орджоникидзе (хәзерге Владикавказ) шәһәрендә педагогия институтын тәмамлаганда экраннарга "Кубанские казаки" фильмы чыга, анда яңгыраган җырлар санаулы вакыт эчендә бөтен илгә тарала. Чынлап та, аларны бер генә тапкыр ишетсәң дә битараф кала алмыйсың. Ә Юлия Ивановна институт тәмамлаганнан соң, тумышы белән безнең яклардан булган хәрби кешегә тормышка чыга. Күпмедер вакыт гаилә Курил утрауларында, аннары Белоруссия, Көнбатыш Украинада яши. Соңрак Леонид Иванович демобилизацияләнеп, гаиләсе белән бергә үзенең туган якларына әйләнеп кайтырга карар бирә.

Реклама

Әле күпләр хәтерлидер, Болгарда Юлия Ивановна мәгариф бүлеге инспекторы да, укытучы да, Куйбышев урта мәктәбе директоры да, коррекция интернат-мәктәбендә завуч булып та эшләде. Кая гына эшләмәсен ул җырдан аерылмый. Үзе генә җырлап калмыйча, янындагы кешеләрне дә җырга-моңга җәлеп итә белә.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова алып барган бу кичәдә юбиляр хөрмәтенә күп җылы сүзләр әйтелде, теләкләр яңгырады. Ә һәр җыр гомеренең хәтердән уелмый торган бер өлеше кебек иде. Алда җырланасы җырлар күп әле... Юлия Ивановна үзе дә нәкъ шулай дип әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X