Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Язмышы авылдан аерылгысыз

Егерме өч ел дәвамында Полянка авыл җирлегенең башкарма комитеты секретаре вазифасын башкаручы Наталья Майорова җирле үзидарәдә эшләгән елларын әле дә сагынып искә ала.

Ирина Телицына

Илебездә хәзер күпсанлы истәлекле көннәрне билгеләп үтәләр һәм эшчәнлекнең бер тармагын да игътибарсыз калдырмыйлар, һәр һөнәрнең үзенчәлеген исәпкә алырга тырышалар. 2012 елдан бирле 21 апрель Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә башлады. 1875 елда нәкъ шушы көнне Әби патша Жалованный грамотага кул куя, ә секретарь чинын Петр Беренче 1720 елда ук раслаган була. 

Документта билгеләп үтелгәнчә, секретарьләр бик җитез булырга, һәр эшне бер тоткарлыксыз башкарып чыгарга тиеш.  Бу таләпләр әлегә кадәр урынлы, һәм Наталья Майорова да үзенең эшендә шуларга нигезләнгән. 
Наталья Александровна тумышы белән Полянка авылыннан, сигез еллык мәктәпне дә шунда тәмамлаган. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер һөнәрен алгач, яңадан туган якларына әйләнеп кайта. Башта “Полянский” совхозының үзәк конторасында бухгалтер булып эшли, аннары сигез ел буе әнисе белән бергә кибеттә сата.

Һәрвакыт игътибарлы, җаваплы, үз сүзен сүз итә белгәнгә күрә, авылдашлары аңа зур ышаныч күрсәтеп, берничә тапкыр депутат итеп сайлыйлар. Туксанынчы еллар ахырында авыл җирлеге башлыгы урынбасары вазифасын да нәкъ шушы уңай сыйфатлары өчен тәкъдим итәләр аңа. Бераз эшләгәч, ул авыл җирлеге секретаре итеп сайлана.

Ул елларны җирлек составына кергән Полянка, Балымер һәм Танкеевка авылларында халык саны мең ярымга җитә. Шәхси хуҗалыклар, учетка алынырга тиешле затлар турында бар мәгълүмат биш китапта саклана. Аларның барысын да кулдан тутырырга туры килә.

– Соңрак, барлык документларны электрон рәвештә тутыра башлагач, барыбер кулдан язуны дәвам иттек, - дип билгеләп үтә Наталья Александровна.

Эшләү дәверендә әллә никадәр кәгазь тутырырга туры килә аңа, чөнки һәр туган баланы, төзелешләрне, җирләрне, субсидияләрне, хәрби учетка куюны – барысын да тиешенчә теркәп барырга кирәк. Моннан тыш, утырышлар һәм җыеннарны оештырып үткәрергә, төрле белешмәләр бирергә, бик күп башка эшләрне башкарырга туры килә.

– Еш кына яныма килгән кешеләрне озаклап тыңлап утыра идем, чөнки күпләргә, аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә, бары тик игътибар һәм киңәш кенә җитми, - ди Наталья Александровна.

Авыл җирлеге башлыклары Николай Александрович Кочетков белән Николай Васильевич Авдеев аңа һәр яктан үрнәк булып торалар. Наталья Майорова әйтүенчә, ике җитәкче дә үз бурычларына бик җаваплы карыйлар, мөмкин булганча кешеләргә ярдәм итәргә тырышалар. Район Советында эшләүче хезмәттәшләре Елена Галиуллина, Любовь Брагина, башка авыл секретарьләре дә хәлдән килгәнчә ярдәм итәләр.

Наталья Александровна тәмамлаган җитмеш көнлек курслар аңа бик күп кирәкле мәгълүматны бирә. Ул һәрвакыт заманадан артта калмаска, белемнәрен камилләштерергә тырыша. Иң мөһиме – шушы авылларны, шушы урамнарны, шушы кешеләрне ул балачактан ук белеп үскән һәм аларга нәрсә кирәклеген яхшы аңлый.

– Хәзер дә теләсә кайсы йортны күз йомып та таба алам, – дип сөйли Наталья Александровна. – Йортлар гына түгел, авылдашларымның күбесенең туган көннәре дә хәтердә, күргән чакта котламыйча калганым юк...

Эш-мәшәкатьнең күп булуы аны беркайчан да куркытмый. Киресенчә, үз эшен тырышып, күңел биреп башкара ул. Эштәге мәшәкатьләрдән соң хуҗалыкны карарга да, бакчада матур-матур гөлләр үстерергә дә өлгерә. Хәзер инде лаеклы ялга чыкса да, барыбер кул кушырып утырганы юк.

Наталья Александровна Полянкадагы башлангыч ветеран оешмасының рәисе вазифасын башкара, оешмада пенсия яшендәге йөз алтмышлап кеше бар. Алар үзешчән сәнгатьтә, спорт ярышларында, башка чараларда теләп катнашалар. Шулай итеп, лаеклы ялда булса да, туган төбәгенә гомере буе тугры булып калучы Наталья Александровна авылдашлары белән әле дә аралашып яши. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев