Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Яраткан эш – җан азыгы

Ирина Клещеваның бөтен хезмәт эшчәнлеге сәүдә тармагы белән бәйле. Бу һөнәрне сайлавына ул бер дә үкенми.

Ирина Николаевнаның гаилә традициясен дәвам итүе бер дә очраклы хәл түгел, чөнки элегрәк аның әнисе һәм апасы да сатучы булган. Ул да әле мәктәптә укыганда ук сатучы булу турында хыяллана. Кулына урта белем турында аттестат алгач, ике дә уйлап тормыйча документларын Бөгелмә кооперация училищесына илтеп тапшыра. Аннары Казан кооперация техникумын да тәмамлый.
Башта аңа ревизор булып эшләргә тәкъдим итәләр. Бу шактый җаваплы һәм җитди эш, шулай да бераздан сату бүлегенә күчә ул. Бүген "Спас оптторгы" кулланучылар җәмгыятенең икмәк кибетендә эшли. Биредә икмәк-булка әйберләре белән бергә башка продуктлар да сатыла. Ассортимент шактый бай - товарларның төре меңгә якынлаша. Ирина Николаевна кибеткә товар китерүчеләр һәм, әлбәттә инде, сатып алучылар белән җылы мөнәсәбәтләр урнаштырган. Шуңа күрә товар әйләнеше күрсәткечләре дә һәрвакыт югары була.
Сатып алучыларның ихтыяҗын һәрвакыт исәпкә алырга кирәк, дип дөрес әйтә Ирина Николаевна. Аларны үз кибетеңә җәлеп итү өчен товарларның саклану вакытын даими контрольдә тотарга, аларны сатып алучыга оста итеп тәкъдим итә белергә дә кирәк. Товар һәрвакыт сатылып торырга тиеш. Шулай да, беренче чиратта игътибар үзәгендә сатып алучы булырга тиеш. Ирина кешеләр белән уртак тел таба белә, шуңа күрә кибеттән көннең теләсә кайсы вакытында халык өзелеп тормый. Иринаны олысы да, кечесе дә бертигез дәрәҗәдә ихтирам итә.
Оптторг рәисе Марина Андриянова да сатучының эшеннән һәрчак канәгать. "Сатучы - безнең оешманың йөзе", - дип Марина Николаевна бик хаклы әйтә. - Безнең оешмада аның кебекләр күбрәк булсын иде…"
Ирина Николаевна дус, тату һәм теләсә кайсы вакытта ярдәм кулы сузарга әзер торган коллективта эшләвенә бик канәгать. Намуслы, мактаулы хезмәте өчен аңа берничә тапкыр Мактау грамотасы тапшырылган, аны өч тапкыр районның алдынгылар слетына делегат итеп сайлаганнар. Күрсәтелгән ышанычны аклау өчен ул тырышлыгын кызганмый. Аның башка тыныч, иркенрәк эшкә күчү мөмкинлеге дә булган. Әмма ул үзен башка урында күз алдына китерә алмый.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев