Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Урман да кискән, окоп та казыган…

Анастасия Ивановна Федонина авыр сугыш еллары турында тыныч кына сөйли алмый. Безнең буын кешеләре күргән михнәтләрне Ходай башкаларга күрсәтмәсен ди ул.

Ирина ТЕЛИЦЫНА.
"НЖ".
Аларның гаиләсе дус һәм тату булган. Әти-әнисе бер эштән дә курыкмаган, тугыз баланы кече яшьтән хезмәт белән тәрбияләп үстергән.
Хуҗалыкта ат, сыер, сарыкны күп асраганнар. Шуңа күрә, иң авыр саналган елларда да табында утырып ашарга ризыклары булган. Әле үзләреннән артып калган продукциянең бер өлешен Казанга илтеп сату җаен да тапканнар. Шуннан кергән акчага кеше арасына киеп чыгу өчен кием-салым сатып алганнар.
Анастасия мәктәптә бары ике ел гына укыган. Мәктәп шактый еракта урнашкан, бервакыт кыш көне кулларын өшетә, шуннан укуны бөтенләйгә ташларга туры килә. Хуҗалыкта әти-әнисенә булыша, энекәш-сеңелләрен карый. Сугыш башлану белән әтисен Горькийдагы автомобиль заводына җибәрәләр. Биш ел шунда эшли ул. Әнисе исә колхоз эшеннән кайтып керми. Яше җиткәнлектән, Анастасияне фронтка да җибәрә алган булырлар иде, тик ул бик каты аягын авырттыра. Шуңа күрә колхозда калдыралар.
Хуҗалык көчле, таза хәлле булганга, колхозчылар онга беркайчан кытлык кичерми. Табында икмәк барында тамак та һәрчак тук. Анастасия кече яшьтән ат җигәргә, урак белән ашлык урырга, көлтә бәйләргә өйрәнгән. Кулыннан бөтен эш килгәнгә, аны звено башлыгы итеп билгелиләр. Халык иртәдән кичкә кадәр басуда, производствоның башка тармакларында эшли. Унсигез яше тулган көнне Анастасиягә бер көн ял бирәләр.
Анастасия Ивановнага "Болгар" пристане урнашкан тирәдә урман кисәргә дә туры килгән. Башкалар белән бергә окоп казырга да җибәргәннәр. Салкында туңуларны һич оныта алмый. Аларның фатиры чакырым ярымда гына урнашканлыктан, башкаларга караганда кыенлыкларны азрак күрәләр. Фатир хуҗасы да аларны кызганып, мичне җылы итеп ягарга тырыша…
Сугыш тәмамлангач Анастасия кияүгә чыга. Шахтер ире белән өч ел Кемерово өлкәсендә яшиләр. Аннары Куйбышевка кайтып йорт сатып алалар. Анастасия Ивановна әле дә булса шул йортта (ире Алексей Иванович вафат булган) яши. Балалар бакчасында аш-су әзерләүче, хастаханәдә санитарка булып эшләгән. Бер ул белән бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Инде балаларының балалары да үсеп җиткән.
Анастасия Ивановна бакчада төрле яшелчәләр үстерергә ярата. Әле дә кош-корт асрый. Буш вакытын беркайчан әрәмгә уздырмый.
Балаларына күпме йон оекбашлар һәм бияләйләр бәйләвен хәзер санап бетерерлек түгел. Йортын да һәрчак тәртиптә тота.
Аның өчен якыннары һәм туганнары белән очрашудан да зуррак бәхет юктыр. Көн саен улы Михаил килеп хәлен белешә, барысын да сораштыра, ярдәм итә. Олы яшьтәге кешегә тагын ни кирәк? Бүгенге тормышны сугыш елларындагы белән чагыштыра торган да түгел. Моңа сөенеп яшәргә кирәк, дип дөрес әйтә Анастасия Ивановна.
Рәсемдә: Анастасия Ивановна үз бакчасында.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X