Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ул яшьли һәлак булган…

Кураловода яшәүче Наталья белән Андрей Трифоновлар 1941 елда хәбәрсез югалган туганнарының җәсәден яңадан күчереп җирләү тантанасында катнаштылар.

Армия хезмәтенә 1940 елда Куралово авыл Советыннан чакырылган Павел Ананьевич Трифоновның җәсәден Новосибирскиның эзләнү отряды Санкт-Петербургтан ерак булмаган Киреши тирәсендә тапкан. Солдат медальонындагы язмалар бүгенге көнгә кадәр укырлык хәлдә сакланган. Андрей Алексеевич - һәлак булган солдатның оныгы. Туганнарының табылуы турындагы хәбәрне беренче булып авыл советында бухгалтер булып эшләүче Наталья Александровнага җиткергәннәр. Төнге сәгать берләр тирәсендә Трифоновлар юлга кузгала. Иртән самолетка утырып Санкт-Петербургка очалар. Аларны эзләнү отряды вәкиле каршы ала, аннары электричка белән Кирешига юл тоталар.
"Бу көнне 120 сугышчының җәсәден зиратка күмделәр, - ди Наталья Александровна. - Күңелне моңсу хисләр биләп алды, күзгә яшь җыелды. Павел Ананьевичның егерме яшендә гомере өзелгән. Өйләнергә дә өлгермәгән, аның апалары һәм абый-энеләре күп булган. Аны барысы да хәтерли, каберенең кайда булуы да безнең өчен бик мөһим… Һәлак булган солдатларны эзләү белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да зур рәхмәт".
Туганнарының сөйләвенә караганда, Павел гаиләдә башкалардан шуклыгы белән аерылып торган, укый-яза белгән. Гомере иртә өзелмәсә, авыл егетен нинди язмыш көткән булыр иде икән? Кызганыч, сугыш никадәр асыл затны арабыздан алып китте шул…
Павел Трифоновның туган авылы белән күмелгән урыны арасында күзгә күренмәс җепләр сузылды сыман. Санкт-Петербург тирәсендәге сазлыкларның берсендә Кураловодан алып килгән бер уч туфрак та бар. Идел буенда урнашкан Кураловода исә якташыбыз каны түгелгән туфракны саклыйлар.
Рәсемнәрдә: Андрей Трифонов; сугышчылар җәсаден күчереп күмәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эзләү