Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ул һәрчак теләп ярдәм итә

Республика материаль ярдәм үзәгенең структура бүлекчәсе мөдире Оксана Кузьмина социаль тармакта инде ике дистә елга якын эшли. Үзенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ул Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Мактау кәгазенә лаек булган. Мондый бүләкләрне иң тәҗрибәле белгечләргә генә тапшыралар.

Надежда Шеронова,
районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе.
Социаль яклау бүлегендә Оксана Николаевна туксанынчы еллар башында бухгалтер булып эшли башлый. Бик җаваплы, башкаручан, инициативалы булганга күрә, үзе өчен яңа булган һөнәрнең нечкәлекләренә тиз төшенә. Шуңа күрә аны яңа гына ачылган материаль ярдәм үзәге мөдире итеп билгеләгәч, беркем гаҗәпкә калмый. Коллектив кечкенә булса да, аның белән идарә итү зур җаваплылык сорый. Ләкин ул сынатмый.
Үзгәртүләрдән соң коллективта хәзер өч кенә кеше эшли, барлыгы елына сигез мең җиде йөздән артык кешегә хезмәт күрсәтергә туры килә. Шуңа күрә эшләре күп. Бер көндә һәр хезмәткәр утызлап кеше кабул итә. Һәрберсенә социаль ярдәм кирәк: кемгәдер коммуналь хезмәтләрне түләгәндә субсидия, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә льготалар һәм пособиеләр, пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм башкалар.
Бүлеккә мөрәҗәгать иткән һәр кеше игътибар көтә, хәленә керү һәм ярдәм итүләрен өмет итә. Оксана Николаевна һәрберсенә кулдан килгәнчә булышырга, аңлатып бирергә, ышандырырга тырыша. Килеп чыккан бәхәсләрне дә аның ярдәме белән бик тиз хәл итәләр.
Түләүләрне хисаплаганда килеп туган сораулар белән дә хезмәткәрләр беренче чиратта мөдиргә мөрәҗәгать итәләр. Оксана Николаевна үз эшен камил белгәнгә күрә, һәрвакыт җавап таба. Мәсәлән, аның тәкъдиме белән "Клиент почмаклары" ясап, стендларга социаль ярдәм чаралары турында мәгълүматлар, аны алырга кирәк булган документлар исемлеген урнаштырганнар. Кыскасы, хәзер һәркем үзенә кирәк булган мәгълүматны таба ала.
Бу социаль ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр өчен бик җайлы. Ни өчен дигәндә, үзеңне кызыксындырган теләсә кайсы сорауга төпле җавапны әлеге стендлардан табарга була. Берәр нәрсә аңлашылмаганда, Оксана Николаевна бик теләп ярдәмгә килә.
Игътибарлы булганы, кешеләр белән уртак телне тиз таба алганы өчен Оксана Николаевна хезмәттәшләре арасында лаеклы хөрмәт казанды. Коллективның аны берничә тапкыр алдынгылар слетына сайлап җибәрүе дә моны раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев