Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Уңган, булган егетләр

Шәһәрдә яшәүче Семен белән Роман Столяровларның җәйге ялы күбрәк эштә үтә. Игезәкләр бер дә тик тормыйлар: гаилә бюджетын тулыландыру җаен табалар, фехтование һәм спортның башка төрләре белән теләп шөгыльләнәләр.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Наталья Пекунның уллары бер үк көндә туган. Бабалары хөрмәтенә берсенә Семен дип исем кушканнар, икенчесен исә Роман дип атаганнар. Башта балалар бакчасына йөргәннәр, аннары - мәктәпкә. Буш вакытларында китап укыганнар, музыка тыңлаганнар. Кыскасы, үзләре өчен файдалы эшләр белән шөгыльләнгәннәр.

Семен белән Роман бүген үзләренең сабакташлары, белем биргән укытучылары турында җылы хисләр белән искә алалар. Аеруча Любовь Александровна Дубровскаяга рәхмәтләре зур. Егетләр тугызынчы классны тәмамлаганнан соң үзебезнең шәһәрдәге тармак технологияләре техникумының "Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау" бүлегенә укырга кергәннәр. Инде икенче курсны да бетергәннәр. Игезәкләр күбрәк "Материаловедение" һәм "Филофосия" фәннәрен, махсус дисциплинаны яраталар. Техниканы да яхшы беләләр. Моннан тыш, төрле конкурсларда актив катнашалар, спортта һәм иҗатта ирешкән уңышлары өчен диплом һәм грамоталарга лаек булганнар.

Егетләр күп нәрсә белән кызыксыналар. Семен, мәсәлән, шигырьләр ярата, әле үзе дә язгалый. Роман исә мифология, урта гасырлар тарихы белән мавыга. Тарих дәресләрендә алган белемнәре Романга музей-тыюлыкта экскурсияләр уздырганда да бик нык ярдәм итә. Туристлар ике бертуганның туган як тарихы турында сөйләгәннәрен яратып тыңлыйлар.

Егетләрнең кече яшьтән үк спортны яратулары турында да әйтергә кирәк. Моңа кадәр йөзү төре күбрәк кызыксындырса, хәзер инде пистолеттан ату белән шөгыльләнәләр. Инде икенче зурлар разрядына да ия булганнар. Глазов шәһәрендә пистолеттан ату буенча Бөтенроссия ярышларында да катнашырга өлгергәннәр.

Әле күптән түгел генә Роман белән Семен җәядән ату спорты белән кызыксына башлаганнар. Республика күләмендә уздырылган бәйгедә катнашып, спорт мастерлары һәм мастерлыкка кандидатлар белән көч сынашканнар. Яшь спортчылар зур нәтиҗәләргә ирешмәсәләр дә, ярышта үзләрен күрсәтә алуларына бик сөенәләр. Аларның җиңүгә булган омтылышыннан тренерлары Александр Татиевский да бик канәгать. Егетләргә фехтование дә ошый. Спортның бу төре белән аларның апалары Мария дә бик теләп шөгыльләнә.

Семен белән Роман утыз ел буенча Саклык банкы филиалында армый-талмый эшләүче әниләре Наталья Семеновнага да бик теләп булышалар. Әниләре аларны ялгызы гына үстерсә дә, тормыш авырлыгыннан беркайчан зарланмый. Балаларында кече яшьтән хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә тырышкан. Шуңа күрә Семен белән Роман бер эштән дә курыкмыйлар. Фатирны да тузан суырткыч белән чистартып чыгалар, бакчадагы яшелчә, җиләк-җимешләргә дә үзләре су сибәләр, башка эшләрне дә бик теләп башкаралар. Сүз дә юк, тормышта төрле көтелмәгән хәл һәм очраклар килеп чыга. Мондый вакытларда аларга туганнары һәм якыннары, тирә-күршеләр, дуслары ярдәмгә киләләр.

Төрле яман гадәтләрдән гел читтәрәк булырга тырышкан бу егетләр белән сөйләшү һәм аралашуы да күңелле. Яшь булсалар да, киләчәккә төрле хыял-планнар белән яшиләр алар. Максатларына ирешәчәкләренә бер шик юк. Әлегә алар өчен иң мөһиме - техникумны уңышлы тәмамлау һәм киләчәккә билгеләнгән планнарны тормышка ашыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар спорт Семен белән Роман Столяровлар