Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

Бер урында илле ел буе армый-талмый эшләгән ир-атларны сирәк очратасың. Әгәр ул хатын-кыз, өстәвенә педагог та икән, аның алдында баш иясе килә.

Александр ЕРМИЛИН,
район мәгариф бүлеге җитәкчесе.
Валентина Николаевна Климова - үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән кеше. 1959 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул киләчәк язмышын укытучы һөнәре белән бәйләргә теләп Тәтеш педагогия училищесына укырга керә. Белем алуны энә белән кое казуга тиңлиләр. Булачак педагог үз алдына куйган максатына ирешү өчен бөтен кыенлыкларны җиңәрлек көч таба.
Валентина Николаевна хезмәт эшчәнлеген 1961 елда Куйбышев санаторий мәктәп-интернатында тәрбияче булып башлый, 1962 елның 1 сентябрендә Красная Слобода мәктәбенә математика укытучысы итеп билгелиләр. Түземле, сабыр булуы белән аерылып торган Валентина Николаевна хезмәттәшләре, укучылар һәм аларның әти-әниләре арасында тиз арада абруй казанырга өлгерә.
Укытучыга балаларга белем белән бергә тәрбия бирү бурычы да йөкләнгән. Биредә инде сыйныф җитәкчесенең роле зур әһәмияткә ия. Шәхесне формалаштыруда күп нәрсә нәкъ сыйныф җитәкчесенә бәйле. Үз эшен тирәнтен аңлап, иҗади фикер йөртеп эшләүче педагог - коллективның төп терәге. Валентина Николаевнаны да һич икеләнмичә әнә шундыйлар рәтенә кертергә була.
Ул тәрбия эшендә төп юнәлешләрнең берсенә - һәрчак укучының шәхесенә гуманлы караш булдыруга зур өстенлек бирде. Алай гына да түгел, һәр баланың характер үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, аның күңел тирәнлегендә булган яхшылыкларны эзләп табарга тырышты. Сыйныфтан тыш чараларның барысында да дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрде. Ул балаларны бәхәсле очракларны уртак нәтиҗәгә килү юлын табып хәл итәргә өйрәтте.
Һәр укучыга карата булган олы ышаныч, математиканың күп кенә серләрен ачу теләге, түземлелек һәм сабырлык - Валентина Николаевнаның төп тормыш һәм педагогик алымнары әнә шулардан гыйбарәт. Макаренконың педагогик мирасыннан үзе өчен алган төп нәрсәләр - укучының шәхесен ихтирам итү, үзара мөнәсәбәтләрне гаделлек һәм намуслылык принципларына нигезләнеп кору.
Укучыларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсен күтәрү өчен, әлбәттә, инде педагогия культурасын һәм методик осталыкны үстерергә кирәк. Бу максатны күздә тотып, Валентина Николаевна читтән торып Йошкар-Ола шәһәрендәге педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә һәм аны 1971 елда уңышлы тәмамлый. Махсус әзерлек курсларында, укытучылар семинарында ишеткәннәрен, көндәлек матбугат битләрендә басылган материалларны файдаланып, укыту-тәрбия процессына яңалыкларны күп кертә ул. Берничә елдан соң райондагы иң яхшы математика укытучысы буларак, исемен еш телгә алалар.
1978 елда Валентина Николаевна "Халык мәгарифе отличнигы" билгесе белән бүләкләнә, аннан алдарак хезмәтенә югары бәя биреп, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләклиләр. Аның фоторәсемен шулай ук район мәгариф бүлеге һәм республика мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитетының Мактау тактасына кертәләр.
Валентина Николаевна 1986 елда район мәгариф бүлеге инспекторы, 1988 елдан - укыту-методик әдәбият методисты булып эшли. Шул ук вакытта педагогик эшчәнлеген дә дәвам итә һәм районның урта мәктәпләрендә, 73 нче һөнәр училищесында, шулай ук читтән торып уку мәктәбендә математикадан белем бирә. Кичләрен мәгариф бүлегендә читтән торып укучылар белән математикадан мәсьәләләр чишәргә дә вакыт таба. Ул аларга башка фәннәрдән дә әзерләнергә, рефератлар язарга ярдәм итә, укучыларны зачет-имтиханнар тапшырырга әзерли. Ул һәр укучы өчен чын йөрәгеннән кайгыра, аның тырышлыгы белән никадәр кеше урта белем алды.
Валентина Николаевна янына укучылар, студентлар һәм мәктәп укучылары әдәбият сорап кына түгел, ә үзләре ирешкән уңышлары белән уртаклашырга, борчыган проблемалары турында сөйләргә дә киләләр. Ул аларның һәркайсын игътибар белән тыңлый, тынычландыра һәм төпле киңәшләрен бирә. Вакытым юк, үз мәшәкатьләрем дә җитәрлек, дип берәүне дә кире борып җибәрми, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Бу көннәрдә Валентина Николаевна үзенең юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Барлык хезмәттәшләре һәм үз исемемнән котлап, аңа нык сәламәтлек, бәхетле гомер, тыныч тормыш телим.
Килә калса берәр авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: педагог