Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Һәркайсы аерым мактауга лаек

Күптән түгел генә үзләренең юбилейларын билгеләп үткән районның өлкән яшьтәге берничә кешесенә район җитәкчелеге вәкилләре Россия Президентының котлавын һәм бүләкләр тапшырдылар.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Шушы араларда гына 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән Нина Илларионовна Филюшина үзенә булган мондый җылы игътибардан бик канәгать. Ул Красная Слобода авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куйган. Ире, Иван Тимофеевич, Мәскәүдәге авиация заводында эшләгән. Бергәләшеп биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Эштән беркайчан курыкмагыз, ди Нина Илларионовна. Авыр сугыш елларында, мәсәлән, күп итеп яшелчә, бәрәңге үстереп, терлек асрап кына гаиләләрен ачлыктан саклап калганнар. Балаларын да кече яшьтән эшкә өйрәтеп үстергәннәр.
Нина әбекәйнең унбер оныгы, унбиш оныкчыгы бар. Димәк, буыннар чылбыры өзелми. Моны ул иң зур байлык дип саный.
Сания Абдулла кызы Сираеваның бөтен гомере туган авылы Көек белән аерылгысыз бәйле. Бөек Ватан сугышында катнашкан иренең вафатына да шактый вакыт үткән. Күптән түгел ул туксан яшен тутырган. Сания Абдулла кызы моннан байтак еллар элек сыер савучы, мәктәпне җыештыручы булып эшләгән. Ире белән өч бала үстергәннәр. Хәзер, мәсәлән, Сания Абдулла кызының җиде оныгы бар. Аларның да балалары үсеп килә. Сугыш елларында һәм аннан соң кыенлыкларны күп татыса да, Сания Абдулла кызы элеккечә ачык йөзле, киң күңелле булып калган. Бүген бөтен уңайлылыклары булган яңа йортта яши ул. Якыннары, туган-тумачалары һәрвакыт хәлен белешеп торалар.
Чәчәкле авылыннан унынчы дистәне ваклаган Фатыйма Хәкимуллина белән Болгардан Александра Фролованы да юбилейлары белән җылы котладылар. Җиңүгә аларның һәркайсы үзеннән өлеш керткән. Фатыйма Хәлил кызы, мәсәлән, сугыш елларында Казандагы дары заводында эшләгән. Туган авылына кайткач та кул кушырып утырмый. Ир-атлардан калышмыйча тракторда эшли. Көннәр буе басуда, башка тармакларда эшләгән, ике улын тәрбияләп үстергән.
Антоновкада туып үскән Александра Евдокимовна элек комбайнчы булган. Бик яшьтән ятим калган ул, шуңа күрә дүрт классны гына тәмамлаган. Тамак туйдыру өчен эш арбасына иртә җигелергә туры килә, сугыш елларында окоп казуда да катнашкан.
Бөек Ватан сугышында катнашкан ире белән өч бала үстергәннәр. Шунысы шатлыклы, балаларының икесе әтиләре кебек үк укытучы һөнәрен сайлаган. Александра Евдокимовна әле сер бирмәскә тырыша. Оныклары һәм оныкларының балалары белән очрашканда аеруча шатлыклы хисләр кичерә.
Озын гомерле юбилярларны котлау матур традициягә әйләнде. Тормышның бөтен ачысын, сугыш еллары, аннан соңгы авырлыкларны җитәрлек татыган бу кешеләргә нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәң дә аз булыр кебек. Аларның барысына да саулык-сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев