Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Онытылмаслык гомер еллары

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл ветераны Сөембикә Әбделәхәт кызы Ханиева 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

Сөембикә апа озак еллар Иске Рәҗәп урта мәктәбендә китапханәче булып эшләде. Китапханәче хезмәте – күзгә күренми торган гаять дәрәҗәдә авыр, ләкин мактаулы хезмәт ул. Үз эшен чын күңелдән бирелеп башкарган Сөембикә апага мин гомерем буена рәхмәт әйтеп яшим, ул минем остазым, дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Ул өйрәтте безне китап укырга. Китапхәнәчебездән мактау сүзе ишетү өчен күпме шигырьләр ятладык без! Урыс классикларының татарчага тәрҗемә ителгән хәйран гына әсәрләрен дә укырга насыйп булды. Хәзерге кебек фестивальләр дә үткәрелмәгән, призлар да бирелмәгән бит ул чакта. Сөембикә апа әтигә әйтеп (әтием Әхмәт Алишев мәктәптә укытучы) мактый иде бит. Ничек өйрәнмисең, укымыйсың ди! Апабыз китап укучыларны үзенчә төркемнәргә дә бүлеп куя иде. Сүлпән укчыларга – юкарак, тизрәк укый алучыларга калынрак китапларны бүлеп бирә. Үзе: «Менә бу китап шул хакта икән, укып чык әле, эчтәлеген миңа да сөйләрсең, бик беләсем килә бит», – дип үтенгәндәй итеп искәртеп тә куя. «Хезмәттәге уңышлары өчен»медаль иясе, колхозыбызның алдынгы механизаторы, апабызның тормыш иптәше Кадыйр абыйны эшкә озатып каршы алу, кайнанасы Минзада әбине, дүрт баланы карау эшләре белән апабызның китап укырга вакыты да калмаганын беләбез. Шуңа күрә «үтенечен» бик рәхәтләнеп үтәргә тырыша идек.

... Мин үзем кечкенәдән китаплар яраттым. Китапханәгә еш йөрдем. Кулыма китап алгач та тиз генә өйгә кайтырга ашыкмыйм. Стеллажлардагы китап киштәләренә текәлеп карап торам да торам. Шул киштәләрдәге китаплар арасында ниндидер сер яшеренгән, могҗиза бардыр дип уйлый идем. Һәрбер китапны кулыма тотып карыйсым килде. Сөембикә апаның мөләем сөйләшүенә, таләпчән һәм бик хәрәкәтчән булуына соклана идем. Их, китапханәче булсам икән дә, шул китаплар арасына кереп чумсам икән, дип хыяллана  идем. Әйе, китапханәче булып авылыбыз китапханәсендә 43 ел эшләдем мин. Сөембикә апа миндә бу һөнәргә мәхәббәт тәрбияләде. Районыбызның Тукай мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын укыту белән бергә, өстәмә эш итеп китапханә эшен дә алып бару, китапханәче һөнәрен сайларга тагын да этәргеч биргәндер, мөгаен.

Сөембикә апа китап фондын яхшы белә, бер генә укучы да китапханәдән читтә калмасын өчен бөтен көчен куйды. Башлангыч сыйныфларда кычкырып китап укуны оештырды ул, шуннан соң балалар әсәр буенча үзара фикер алыштылар, Сөембикә апа матур фикерләрне китапханә дәфтәренә язып куя торган иде. Укучылар белән сөйләшкәндә: китап ошадымы, авторы кем, элек аның әсәрләрен укыганың булдымы, төп геройны ошаттыңмы, әсәрнең дәвам язар идеңме?- кебек сорауларны биреп, китапка игътибарны арттыра белде, укучыны фикерли, сөйли белергә өйрәтте.

Гомер еллары сизелми дә үтә тора. Җир җимертеп эшләгән чаклар да күптән артта калган. Сөембикә апабызга инде 95 яшь тулды. Тырыш, уңган, ачык күңелле апабыз туган авылында кече улы Ришат гаиләсе белән бергә яши. Читтәге балалары Роза, Дания, Ринат гаиләләре әниләре янында еш кунак булалар. Юбилей көнне дә алар зур, мул табын артына җыелдылар. Һәрберсе үзләренең рәхмәтләрен ирештерергә тырышты.

Реклама

Авылыбыз башлыгы Мансур Нугаев юбилярга авыл җирлеге советы исеменнән, Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов исеменнән дә котлаулар ирештерде, бүләкләр тапшырды. Шулай ук авылыбызның ветераннар (пенсионерлар) һәм мәдәният йорты советлары да юбилярга теләкләр теләделәр.

Сөембикә апа унынчы дистәне тутырып килсә дә, дөнья хәлләре белән танышырга, газеталар укырга ярата, киләсе ел өчен дә «Яңа тормыш», «Ирек мәйданы» газеталарына язылып куйган. Алга таба да сәламәтлеккә туеп, бала-оныклар ярдәмен, ихтирамын тоеп, озак еллар яшә әле, Сөембикә апа !

Флёра Хәйретдинова,

Иске Рәҗәп авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X