Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Мондый кешеләр күбрәк булсын иде

Рамил Сәлахов "Болгар Арыш" оешмасының Урта Йорткүл авылындагы ындыр табагында иң тырыш һәм уңган эшчеләрнең берсе. Рамил биредә беренче ел гына эшләвенә карамастан, үз эшен яхшы белгән, аны җиренә җиткереп башкара торган кеше итеп күрсәтте. Ул ындыр табагында башкалар белән бергә ашлык һәм чәчүлек орлыгы эшкәртә. Яз көне агрофирма механизаторлары...

Рамил Сәлахов "Болгар Арыш" оешмасының Урта Йорткүл авылындагы ындыр табагында иң тырыш һәм уңган эшчеләрнең берсе.
Рамил биредә беренче ел гына эшләвенә карамастан, үз эшен яхшы белгән, аны җиренә җиткереп башкара торган кеше итеп күрсәтте. Ул ындыр табагында башкалар белән бергә ашлык һәм чәчүлек орлыгы эшкәртә. Яз көне агрофирма механизаторлары туфракка яхшы сыйфатлы орлык чәчтеләр.
Көзге чәчү вакытында да алар тырышып эшләде. Яңа уңыш ашлыгын тиз һәм яхшы сыйфатлы эшкәртеп, чәчүгә озатып тордылар. Рамил үзенең хезмәттәшләре белән ике смена эшләп, 130ар тонна ашлык чистартып тордылар.
Хәзер алар сабан культуралары орлыгын эшкәртеп, язгы чәчүгә хәзерлиләр, аннары көзге культуралар ашлыгын чистартуга керешәләр. Биредә 8 мең тоннадан артык ашлык саклауга салынган. Димәк, аларга кыш көне дә ял итәргә вакыт булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев