- Әниебез Галина Ивановна Чичиринага нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр кебек, - диләр аның кызлары Алевтина белән Ирина. Әйе, җир йөзендә әниләрдән кадерле, әниләрдән якын һәм газиз кеше юктыр ул. Янәшәдә әни булганда яшәүнең яме тагын да арта.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Бу көннәрдә Галина Ивановна үзенең юбилеен каршыларга әзерләнә. Алтмыш биш яшьне якыннарың һәм туганнарың янәшәсендә каршылау аеруча күңелле. Мондый вакытта бары тик аларга гына сөйлисе килгән хатирәләр яңара, хәтер почмагына уелып калган истәлекләрне уртаклашасы килә…
Галина Ивановна үзенең кырык елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Укытучы булу турында балачактан хыялланган ул, шуңа күрә әлеге һөнәрне сайлавына бер дә үкенми. Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң, туган ягына кайта. Аны Әҗмәрдә яңа гына ачылган урта мәктәпкә эшкә җибәрәләр. Биредә беркадәр тәҗрибә туплаганнан соң район үзәгендәге һөнәр училищесында математика һәм физикадан укыта башлый. Соңрак санаторий мәктәп-интернат балаларына да белем бирә.
Әйтергә кирәк, бу мәктәптә укучылар белән эшләү җиңел түгел. Галина Ивановна, башка педагоглар кебек үк, мәктәптә балалар өчен уңай атмосфера тудырырга тырыша. Биредә чамадан тыш кырыс булырга да ярамый, чөнки балалар күңеле бик нечкә. Укытучы, сыйныф җитәкчесе һәм тәрбияче буларак, Галина Ивановна һәр бала белән уртак тел табуга ирешә. Үз эшен яратып, зур канәгатьләнү хисе белән башкарган педагогны балалар да ярата.
Галина Ивановна һәр балада үзе укыткан фәннәргә карата кызыксыну уятуга күп көч куя. Аеруча теге яки бу мәсьәләне мөстәкыйль чишү юлларын табучыларны күбрәк хуплый, укучыларга үзләрен укытучы ролендә тоеп карау мөмкинлеге тудыра. Боларның барысы да дәресләрне мавыктыргыч, тагын да җанлырак итә.
Укытучы хезмәтенең авыр, катлаулы яклары да аз түгел. Галина Ивановна әле бүген дә балаларга белем биргән елларны җылы хисләр белән искә ала, мәктәпкә барып хезмәттәшләре белән дә еш очраша. Укучыларның чыгарылыш кичәләренә дә үзен кунакка чакырмый калганнары юк. Коллективта ветераннар турында онытмауларына чын күңеленнән сөенә.
Галина Ивановна бүген үзенең күп вакытын оныклары белән үткәрә. Урамга саф һава суларга алып чыга, бергәләшеп төрле китап битләрен актаралар, хәрефләр өйрәнәләр. Моннан тыш, Галина Ивановна Бөек Ватан сугышында катнашкан инвалид әтисе Иван Федоровичны да карый. Көндәлек мәшәкатьләре җитәрлек, шулай да бакчада күп итеп төрле яшелчәләр, берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерергә дә өлгерә. Галина Ивановнаның күңеле һәркем өчен ачык. Аңа киләчәктә бәхетле озын гомер, нык сәламәтлек телисе килә.
Рәсемнәрдә: Галина Ивановна иң якын кешеләре -- ире һәм оныгы белән.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев