Менә кемнән үрнәк алсыннар!
Безнең шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе Рәшит Зыятдиновны яхшы белә. Ул һәрвакыт күз уңында: балалар мәйданчыкларын төзекләндерә, төрле патриотик чаралар, очрашулар уздыра, хәйрия марафоннарында катнаша.
Күзләреннән – очкын, йөзеннән җылы нур бөркелеп торган оптимистик рухлы бу кешене берничек тә икенче төркем инвалид итеп күз алдына китерәсе килми. Әмма Рәшит Зәйнетдин улы үзен беркайчан да физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр рәтенә кертми. Аның фикеренчә, бары теләк кенә кирәк. Яраткан эше белән шөгыльләнү өчен аңа берни комачауламый.
Ул райондагы запаска чыккан чик сакчыларының җәмәгать оешмасы рәисе. Узган елның маенда аның инициативасы һәм тырышлыгы белән шәһәребездә чик сакчыларының барлык буыннарына багышланган һәйкәл төзелде. Рәшит Зәйнетдин улы һәрвакыт хәрәкәттә, шәһәрдәге картлар һәм инвалидлар йортында да еш була, аны мәктәпләргә чакыралар. Гомумән, вакыйгаларның үзәгендә кайнарга тырыша ул.
Бу кешенең шөгыльләре арасында беренче урынны спорт алып тора. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы буларак, ул укучыларны киокушин-каратэ серләренә өйрәтә, аның шәкертләре район һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә даими катнашалар. Рәшит Зәйнетдин улы үзе спортчылар җыенында катнаша, башкалар арасында сынатмый. Аның йөгерү, чаңгыда узышу буенча район ярышларында зур теләк белән катнашуын да әйтергә кирәк. Спортта чыныккач, тормыш авырлыкларына да беркайчан бирешми.
Кышын автомобильдә йөрсә, язын үзе ясаган өч тәгәрмәчле велосипедка күчеп утыра. Бу оригиналь транспорт чарасы белән ул узган ел Казанга кадәр йөреп барды һәм нинди зур ихтыяр көченә ия булуын ачык раслады. Рәшит Зәйнетдин улы шигырьләр язарга һәм көйләр чыгарырга да һәвәс, гармунда уйный һәм җырларга ярата. Әле тагын матур итеп биеп тә күпләрне сокландыра ул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев