Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Китап – дус һәм киңәшче…

Мәгариф системасы хезмәткәрләренең чираттагы район конкурсы иң яхшы педагог-китапханәчене ачыклау максатын күздә тотып үткәрелде. Җиңүче исеменә шәһәрдәге 2нче урта мәктәптән Татьяна Костина лаек булды.

Марина ЗАЙЦЕВА
Әле беренче тапкыр гына оештырылучы бу чара киләчәктә традициягә әйләнер, дигән өмет бар. Чөнки укыту процессында мәктәп китапханәчесе әһәмиятле роль уйный. Конкурс барышында да бу фикер ассызыклап әйтелде.
Никольск мәктәбе вәкиле Валентина Тареева китапханәче һөнәрен очраклы сайламаган. Мәктәптә укыганда китаплар укырга яраткан. Алабуга мәдәни-агарту училищесын, соңрак педагогия институтын тәмамлаган. Эшен мавыгып башкара, тематик дәресләр, сәнгатьле итеп төрле әсәрләр уку конкурслары, викторина, күмәк бәйрәмнәрне бик теләп уздыра. Бүген яшьләрнең китапка түгел, ә телевизор һәм компьютерга тартылуына ул да бик борчыла...
Ямбакты мәктәбе китапханәчесе Фәридә Сибагатова үз эшендә күбрәк "Балалар, җәмгыять, китап уку" программасын тормышка ашыруга игътибар бирә. Шуңа күрә балаларда китапка кызыксыну уятырга тырыша, китапханәдәге җылы атмосфера да бу хакта ачык искәртә.
Бураково мәктәбеннән Светлана Силантьева китапханәне бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап бирерлек итәргә тырыша. Биредә компьютер бар. Укучылар үзләренә кирәкле күп мәгълүматларны тиз арада Интернет челтәреннән эзләп табалар.
Шәһәрдәге беренче урта мәктәп вәкилләре сәхнә күренеше әзерләгән иде: "Тридевятое царство" әкиятендәге Вовка Галина Вәлиәхмәтовага көндәлек эшләр турында сөйләргә ярдәм итте. Китапханәдәге мәшәкатьләр җитәрлек. Мәсәлән, абонементтагы укучылар саны гына да биш йөздән артып китә, моннан тыш, төрле чаралар оештырырга, акцияләр, күргәзмә, концертлар да әзерләргә кирәк әле. Китапханәчегә рәссам да, дизайнер да, артист та булырга туры килә…
Балалар Татьяна Костина җитәкчелегендә әдәбият һәм инглиз телен сөючеләр клубында бик теләп шөгыльләнәләр. Алар чит ил авторлары әсәрләре буенча спектакльләр әзерлиләр: костюмнар тегәләр, декорацияләр ясыйлар, кирәкле музыканы алдан әзерләп куялар. Үзләренең эшләрен республика күләмендәге конкурсларда да күрсәтеп, призлы урыннарны алганнар.
Иске Рәҗәп мәктәбе китапханәчесе Рузинә Хәмидуллина мәктәп театрына балалар белән бергә аларның әти-әниләрен дә тарта. Спектакльләрнең сценарийларын татар язучылары әсәрләренә нигезләнеп үзе яза. Тамашалар мәктәп сәхнәсендә аншлаг белән үтә! Рузинә Хафиз кызы менә дигән хуҗабикә, кул эшләре остасы, артист та әле. Тамашачылар алдында татар җырын оста итеп башкарып, хезмәттәшләрен сокландырды.
Конкурста җиңүчегә мәгариф бүлеге дипломы һәм биш мең сумга сертификат тапшырылды. Икенче һәм өченче урыннарны Галина Вәлиәхмәтова белән Фәридә Сибагатова алды, аларга да сертификатлар тапшырылды. Конкурста актив катнашучыларның барысы да рәхмәт хатларына лаек булдылар. Бәйгедә җиңелүчеләр булмады, чөнки конкурс иң яхшы китапханәчеләрне берләштерде бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев