Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Кай арада узган бу гомер...

Болгарда яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Валентина Илюхинаның хезмәт кенәгәсендә нибары ике генә юл язылган.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Яшь вакытында икмәк заводына эшкә урнашкан булган ул. Кырык ел узганнан соң, аны шушы предприятиедән лаеклы ялга озатканнар.

Валетнина Яковлевнаны безнең шәһәргә Казандагы сәүдә-кооперация техникумын тәмамлаганнан соң җибәргәннәр. Ул елларда шактый эре предприятиеләрнең берсе саналган икмәк заводына бухгалтер булып урнаша. Беркадәр вакыт узуга аны баш бухгалтер итеп билгелиләр. Җаваплылыкны тирән аңлаганга, таләпчән, төгәл булганга күрә, үз һөнәрен яратып һәм җиренә җиткереп башкара ул. Яшь белгеч зур коллективта тиз арада хөрмәт казанырга өлгерә. Башкаларны игътибар белән тыңлый белгәне, кирәк вакытта ярдәм итәргә атлыгып торганы өчен Валентина Яковлевнаны барысы да ихтирам итә. Яшь белгеч үзен бухгалтер эшенең серләренә өйрәткән остазлары белән дә уртак телне тиз таба. Соңыннан инде төрле уку йортларын тәмамлап, бирегә эшкә килгән белгечләр белән туплаган тәҗрибәсен теләп уртаклаша.
Тоташтан кырык ел буе икмәк заводында бухгалтер булып эшләү чорында Валентина Яковлевнага бик күп исәп-хисап операцияләре башкарырга туры килә. Отчетларны вакытыннан алда әзерләп тапшырганы өчен  предприятие җитәкчелеге дә үзен һәрвакыт югары бәяли. Күп еллык намуслы хезмәте өчен ул  шактый бүләкләргә лаек булган. Арада кадерлеләре дә бар. Мәсәлән, ул “Кулланучылар кооперациясе отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” исемен йөртә. Валентина Яковлевнаны күп тапкырлар районның хезмәт алдынгылары слетына делегат итеп сайлаганнар. Шулай ук аның фоторәсемен Мактау тактасына да куйганнар.
Валентина Михайловна заводта эшләгәндә Петр Михайлович белән таныша. Алар икесе дә утызынчы елда туган, икесе дә сугыш чоры авырлыкларын күп күргән. Хәер, ул чор балаларының барысы да эш арбасына бик яшьли җигелгән, аларның иң матур вакытлары кырда, фермаларда эшләп үткән. Сугыштан соңгы елларда да җиңел булмады, илебезне торгызуда бөтен кеше җиң сызганып катнашкан. Сынаулар никадәр генә авыр булса да, берәү дә зарланып тормаган.
Илюхиннар 1955 елда гаилә корып яши башлый. Петр Михайлович балта остасы буларак танылу алган. Шкаф, өстәл, урындык, комод, йорттагы башка мебельнең барысын да үз кулы белән ясаган. Илюхиннар гаиләсе әле тагын музыкаль гаилә буларак та аерылып торган. Петр Михайлович, мәсәлән, өздереп җырларга яраткан.
Илюхиннар ике кыз – Маргарита белән Иринаны тәрбияләп үстергән. Кызларның икесе дә тырышып укыган, музыка мәктәбендә белем алган, соңыннан музыка училищесын, аннары югары уку йортын тәмамлаган. Иринаны кайчандыр үзе укыган музыка мәктәбенә директор итеп билгеләгәннәр. Кызы Варвара да шушы мәктәптә рәссам булып эшли.
Маргарита Петрова – район мәгариф бүлеге методисты. Аның кызы Анастасия белгечлеге буенча экономист, Степан исемле улын тәрбияли.
– Әти-әниләр безне балачактан җаваплылыкка һәм мөстәкыйль эш итәргә өйрәтеп үстерде, – дип сөйли Ирина Петровна. – Алар безгә үзләренең матур гамәлләре белән үрнәк булдылар...
Валентина Яковлевна бүген кызы Ирина тәрбиясендә яши. Бөтен уңайлыклар булдырылган фатирда һәрвакыт җылы һәм якты. Үзен туксан яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрнең барысын да елмаеп, ачык йөз белән каршылады ул. Олы яшькә җитсә дә, ветеран күңеле белән әле һаман да яшь, шул кадәр гомер үтмәгән дә кебек...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев