Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Кара диңгез буенда...

Ирина Шурыгина яшь булуына карамастан, Тын океан һәм Кара диңгез буйларының, илебездәге башка урыннарның гүзәл табигатенә күп тапкырлар сокланып йөргән кеше. Элегрәк ул үзенең әтисе Россия флотының кадровый диңгезчесе Александр Михайлович Погодин хезмәт иткән урыннарда яшәсә, хәзер үзе Севастополь янындагы Фиолент борынында урнашкан Кара диңгез флотының радиоэлектрон көрәш полкында хезмәт...

Олег Пахомов

Ирина хезмәт иткән урыннар чыннан да гаҗәеп матур. Фиолент борыны - Кырым табигатенең иң искиткеч урыннарыннан берсе. Ул хезмәт иткән частьтәге күзәтү урыны биеклегеннән гаҗәеп күренеш ачыла - иксез-чиксез диңгез киңлеге, кыялар еракларга барып тоташа... Төрек теленнән тәрҗемә иткәндә, борынның исеме Юлбарыс дигәнне аңлата. Күрәсең, яр буйларының саргылт ташлары кара полосалар белән чиратлашып, юлбарыс төсен хәтерләткәнгә шундый исем биргәннәрдер. Фиолентны Изге Георгий дип тә йөртәләр. Анда шундый легенда яши: янәсе, бер изге кеше бәлагә тарган грек диңгезчеләренә ярдәмгә килә һәм диңгезне тынычландыра. Шуңа рәхмәт йөзеннән судно командасы яр буенда Изге Георгий храмына нигез сала. Ул хәзер дә эшли. Алтын гөмбәзле ап-ак таш бина яр кырыенда ук урнашкан.

Ирина мондагы табигатьнең гүзәллегенә көн саен соклана. Атаклы Яшма пляжы үзе генә дә ни тора, шушында ук бөек Пушкинга һәйкәл куелган. Бу турыда ул озаклап, рәхәтләнеп сөйли ала.

Ирина бу эшкә үз теләге белән китсә дә, гаилә традицияләре турында да онытырга ярамый. Әтисе, өлкән мичман, Россия Хәрби диңгез флотына үзенең чирек гасыр гомерен бирә, Камчаткада һәм Кара диңгездә хезмәт итә. Энесе Юрий Погодин Вольскида тыл хәрби училищесын тәмамлый, чик буе кораблендә хезмәт итә. Хәзер ул капитан-лейтенант, Кара диңгез флотының водолазлар мәктәбендә азык-төлек службасы җитәкчесе. Ире дә шушында башта армия хезмәте үтә, ә аннары контракт буенча хезмәт итәргә кала.

Ләкин контракт буенча хезмәт итәргә туганлык җепләре булган өчен генә алмыйлар. Ирина Казан химия-технология университетында укып, энергия куәтле материаллардан файдалану технологиясе белгече дипломы ала. Аннары тормышка чыга, улы туа. Баласы үсә төшкәч, гаилә традицияләрен дәвам итәргә була.

Берничә елдан ул үзен полкта бик оста һәм таныш булмаган җиһазларны тиз өйрәнә белә торган белгеч итеп таныта. Алар подразделениесенең бурычы - Кара диңгез флоты частьләре һәм Россия флотының башка берләшмәләре арасында яшерен элемтәне тәэмин итү, дошман сигналларын юкка чыгарудан тора. Профессиональ осталыкның барлык серләренә ул тиз өйрәнә, алган белемнәрен оста куллана. Хәзер ул ике белгечлек буенча ике постта эшли ала.

Ирина хезмәтеннән канәгать, хезмәттәшләре кебек, аңа да акчаны әйбәт түлиләр, хәрби хезмәткәрләр өчен яхшы гына социаль шартлар тудырылган, шуңа күрә монда эшләргә яшьләр теләп килә. Торак алуда гына кыенлыклар бар.

Ләкин хезмәт итү өчен яхшы шартлар тудыру - бер нәрсә, ә үзеңә карата таләпчәнлек, хәрби әзерлек, хәрби дисциплина -бөтенләй икенче нәрсә. Алар полкы тулы составта даими рәвештә террорчылыкка каршы хәзерлек, башка юнәлешләр буенча өйрәнүләрдә даими катнашып килә. Күптән түгел «Кавказ - 2013» Россия-Украина өйрәнүләрен үткәргәндә дә куелган бурычны уңышлы үтәп чыгалар. Хәрби хезмәт таләпләрен, хәтта физик әзерлекне дә тиешле дәрәҗәдә тотарга кирәк. Шуңа күрә һәр ярты ел саен алар нормативлар тапшыралар, ә үти алмасаң, частьтән чыгаралар. Дисциплинаны бозган өчен дә күп нәрсәдән мәхрүм калырга мөмкин. Мәсәлән, премия түләмиләр, хезмәттән чыгара алалар. Ирина бу яктан тәртипне нык саклый торган кеше.

- Әлегә мин хезмәтемнән бик канәгать, - ди ул. - Киләчәктә дә үз полкыма, Кара диңгез флотына файда китерермен, дип уйлыйм. Хәзергә үземне башка урында күз алдына да китерә алмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фиолент Россия флоты