Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Гаиләдән кадерле нәрсә юк

Красная Слобода авылында гомер кичерүче Закировлар гаиләсе җәй ахырында үзләренең ахак туен - гаилә корып бергә яши башлауларына кырык ел тулуны билгеләп үтәчәк.

Ирина Телицына
Аларның икесе дә озак еллар буе фидакарь хезмәт куйган. Розалия Хафиз кызы кырык елга якын бухгалтер булып эшләгән. Ямбакты мәктәбен тәмамлагач, ул Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән. Аны бетергәч, туган якларына кайта һәм яшь белгечне Красная Слобода авылына эшкә җибәрәләр. Гомерлек ярын да ул шушында таба. Закировлар гаилә корып җибәрәләр.
Розалия Хафиз кызы үз эшен күңел биреп, намус белән башкара. Башка эшкә күчү турында уйламый да. Кызлары Лилия белән Лира да әнисе һөнәрен сайлыйлар. Икесе дә югары белем алып, бүгенге көндә Казанда яшиләр һәм эшлиләр.
Әнвәр Гариф улы исә Красная Слобода авылында туып үскән. Мәктәпне бетергәч, ветеринария институтына укырга кереп, зоотехник белеме алып чыга. Утыз елга якын үз хуҗалыгында терлекчелек тармагында эшли, тагын ун ел буе "Краснослободский" совхозына җитәкчелек итә. Еш кына көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Озын хезмәт юлында күп кешеләр белән аралашырга туры килгән, кайберләре турында әле дә күңел җылысы белән искә ала.
Закировлар - тырыш, эшчән гаилә. Элек-электән хуҗалыкта күпләп терлек-туар асраганнар. Әле дә сарыклар, казлар тоталар, бройлер чебиләр үстерәләр. Алар кышка итен генә түгел, яшелчә, җиләк-җимешләрне, гөмбәләрне дә күпләп хәзерләп куярга тырышалар һәм ул озакка җитә. Хәзер яңасын хәзерләр вакыт җитеп килә, ә аларның былтыргы запаслары да бетмәгән. Безне дә хуҗалар телне йотарлык тәмле кош теле, хуш исле җиләк кайнатмасы белән сыйладылар. Розалия Хафиз кызы камыр ризыкларын кибеттән сатып алмый, үзе пешерергә ярата. Үз кулларың белән пешергән тәмлерәк тә, туклыклырак та, арзанрак та килеп чыга, ди. Әнвәр Гариф улының әнисе дә алар белән яши, ул гомер буе тегәргә яраткан, гаиләдәге бөтен кешегә киемнәрне үзе теккән. Әлбәттә, ул арзангарак төшкән. Хәзер инде олыгайган, күзләре дә начар күрә, шулай да әле бакчада эшләргә ярата.
Гомер сизелми дә үтә, диләр алар. Дүрт дистә ел бергә яшәгән бу гаилә үзләрен бәхетле саный. Безнең зурдан кубып ачуланышкан булмады, ди Розалия Хафиз кызы. Икесе дә көне буе эштә, бигрәк тә ире җаваплы урында эшләгәнлектән, бу хакта уйларга вакытлары да булмый.
Җәй көне алар оныкларын сагынып көтеп алалар. Әле дә алар әби белән бабайга мәш килеп ярдәм итеп йөриләр, эшләп үсәләр. Кызлары белән кияүләре дә еш кайта. Алар өчен балаларын бәхетле күрүдән дә зуррак шатлык бармы икән? Үзләренең гаилә учагы җылысын саклап яши белгән Закировларга чын күңелдән бәхет телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев